Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карак кулга алынган

Аксубай полицейские автомобильдән әйбер урлаган каракны җинаять урынында кулга алды. Мазилин урамында урнашкан 15 нче йортның ишегалдында басып торган ВАЗ-2110 автомобиле өстенә өчле җил вакытында йорт түбәсенең бер өлеше килеп төшә. Аның хуҗасы мондый торышта булган автомашинасына беркем дә тимәс дип уйлый һәм үзенең тимер атын яз көне генә ремонтларга...

Аксубай полицейские автомобильдән әйбер урлаган каракны җинаять урынында кулга алды.


Мазилин урамында урнашкан 15 нче йортның ишегалдында басып торган ВАЗ-2110 автомобиле өстенә өчле җил вакытында йорт түбәсенең бер өлеше килеп төшә. Аның хуҗасы мондый торышта булган автомашинасына беркем дә тимәс дип уйлый һәм үзенең тимер атын яз көне генә ремонтларга планлаштыра, ә менә автомобиль салонындагы автомагнитола һәм башка кирәк-яраклар турында оныта. Каракны менә шул үзенә җәлеп итә дә инде.

Шул йортта яшәүче кешеләрнең берсе 2 апрель иртәсендә автомобиль янында шикле кешенең йөрүен күреп ала. Бу турыда ашыгыч рәвештә хәбәр итәргә теләп ул күршесендә яшәгән полиция хезмәткәре-полициянең сак төркеме шоферы Фазыл Сафиннның ишеген шакый. Ә Фазыл кыйммәтле минутларны югалтмас өчен -йоклаган урыныннан сикереп торып, шунда ук урамга чыгып йөгерә һәм каракны җинаять урынныда ук тота. Шуннан соң гына ярдәм чакыра. Куркып калган яшь кешене бүлекнең кулга алу төркеменә тапшыра.

Аңлашылганча, бу көнне әлеге кеше машина янында ике тапкыр булып китәргә өлгергән. Ул салоннан алырлык нәрсә бар барысын да урлап, хуҗага меңләгән сумлык зыян китерә. Хәзер аңа кылган гамәле өчен закон буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев