Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кар төшү – куркыныч

Карлы һава торышы шатлык кына китереп калмыйча, бәлага сәбәп тә булырга мөмкин. Күпләп яуганнан соң түбәдә тупланган кар, очраклы узып баручыларның башларына төшеп, зыян китерергә мөмкин. Бу баш мие селкенүгә, ә кайчакта бөтенләй үлемгә сәбәп була - боз сөңгесенә әверелгән каты кар кеше гомерен өзә ала. Ә беркатлы сабыйлар кар...

Карлы һава торышы шатлык кына китереп калмыйча, бәлага сәбәп тә булырга мөмкин.


Күпләп яуганнан соң түбәдә тупланган кар, очраклы узып баручыларның башларына төшеп, зыян китерергә мөмкин.

Бу баш мие селкенүгә, ә кайчакта бөтенләй үлемгә сәбәп була - боз сөңгесенә әверелгән каты кар кеше гомерен өзә ала.

Ә беркатлы сабыйлар кар төшүенә шатланалар гына. Йортларның берсе янында калын боз сөңгеләренә карап кызыгып торган балаларны күзәтәм. Алар подъезд козырегыннан төшкән карны күреп чыр-чу килделәр. Балаларга моның куркыныч булуын аңлаттым.

Бу мәсьәлә коткаручыларны да борчый. Районның төп коткаручысы Руслан Ибляминов сак булырга, мөмкинчелектән чыгып, биналар диварына якын килмәскә киңәш итә. Моңа бәйле шулай ук балаларны да кисәтергә боера.

-Түбәдән ишелеп төшкән кар тавышын ишеткәндә туктап калырга яки чабып китәргә түгел, шунда ук диварга сыенырга, мондый очракларда бина козырегы ышыклану чарасы булып тора, - дип кисәтә коткаручы. - Оешмалар, предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре кешеләрнең иминлеге турында кайгыртырга тиеш, кар ишелеп төшү куркынычы булган территорияләрне тотып алырга һәм кисәтү билгеләре куярга.

Балаларның кар ишелеп төшү куркынычы булган биналар янында уйнавын күргәндә битараф калмаска, куркынычлык турында өлкән кешеләргә, узып йөрүчеләргә дә әйтергә. Руслан Ибляминов, иминлек турында шулай ук үз карамакларында булган йортлар өчен җаваплы идарә компанияләре дә кайгыртырга тиеш, дип искәртә һәм оешма җитәкчеләренә ведомствода булган биналарны күзәтү астына алырга кирәклеге турында белдерә.

Фото ugzneft.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев