Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кар ишелеп төшмәсен

Татарстан МЧС хезмәткәрләре өй түбәләреннән кар, боз сөңгеләре ишелеп төшү мөмкинлеге турында кисәтә. Коткаручылар сак, уяу булырга, мөмкин булган кадәр биналар стенасы янәшәсеннән йөрмәскә чакыра. Бинадан чыккач түбәдә җыелган кар массасына, боз һәм боз сөңгеләренә игътибар бирергә. Бигрәк тә балалар иминлегенә аерым игътибар бирү сорала. -Әгәр тротуар буйлап барганда өстән...

Татарстан МЧС хезмәткәрләре өй түбәләреннән кар, боз сөңгеләре ишелеп төшү мөмкинлеге турында кисәтә.


Коткаручылар сак, уяу булырга, мөмкин булган кадәр биналар стенасы янәшәсеннән йөрмәскә чакыра. Бинадан чыккач түбәдә җыелган кар массасына, боз һәм боз сөңгеләренә игътибар бирергә. Бигрәк тә балалар иминлегенә аерым игътибар бирү сорала.
-Әгәр тротуар буйлап барганда өстән шикле тавыш ишетелә икән-туктап, башны өскә күтәреп, анда нәрсә бар икән дип карарга ярамый. Бу кар яки каткан боз ишелүе булырга мөмкин. Тиз арада стенага таба елышырга кирәк, түбә козырегы саклагыч объект булып хезмәт итәчәк, дип кисәтә ТР МЧСы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев