Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

”Кар автомобиле” операциясе

Бу атнада районда дәүләт техник күзәтү Идарәсе тарафыннан башка хезмәтләр белән берлектә "Кар автомобиле" операциясенә башлангыч салынды. Чара 20 февральгә кадәр дәвам итә. Аның барышында теркәлмәгән, җимерек һәм билгеләнгән срокларда техник карау узмаган моточаралардан файдалану гамәлләре ачыкланачак. Мондый техник чара хуҗалары алардан файдалану документларын тиешле тәртипкә китерергә тиешләр. Әлеге чорда...

Бу атнада районда дәүләт техник күзәтү Идарәсе тарафыннан башка хезмәтләр белән берлектә "Кар автомобиле" операциясенә башлангыч салынды.

Чара 20 февральгә кадәр дәвам итә. Аның барышында теркәлмәгән, җимерек һәм билгеләнгән срокларда техник карау узмаган моточаралардан файдалану гамәлләре ачыкланачак. Мондый техник чара хуҗалары алардан файдалану документларын тиешле тәртипкә китерергә тиешләр. Әлеге чорда моточара хуҗалары салым түләүдән читтә калмасыннар өчен, аларның барысы да исәпкә алынырга тиеш.
Узган елларда үткәрелгән моңа охшаш "операция"ләр районда моточаралардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларның барлыгын дәлилләде. Аларга йөртү хокукы булмаган килеш идарә итәләр, тиешле тәртиптә теркәмиләр, техник карауга тәкъдим итмиләр.
Шуның белән бергә, әгәр дә ки транспорт чарасы теркәлмәгән икән, аның хуҗасына штраф салу сыйфатында административ җәза бирү каралган. Гражданнарга - ике мең, урындагы затларга - өч мең ярым, юридик затларга ун мең сумга кадәр.
Фото http://news.rambler.ru/23294365/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев