Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Каникулларның бердәм календаре

Мәгариф һәм фән министрлыгы каникул вакытында укучыларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин иткән ялны дөрес оештыру һәм укучылар белән бердәм план чараларын тормышка ашыру максатларында мәктәп каникулларын үткәрү срокларын билгеләде. Министрлык сайтында хәбәр ителгәнчә, көзге каникуллар - 3 ноябрьдән 9на, яңа ел ялларын - 29нчы декабрьдән 11 гыйнварьга, беренче сыйныф...

Мәгариф һәм фән министрлыгы каникул вакытында укучыларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин иткән ялны дөрес оештыру һәм укучылар белән бердәм план чараларын тормышка ашыру максатларында мәктәп каникулларын үткәрү срокларын билгеләде.


Министрлык сайтында хәбәр ителгәнчә, көзге каникуллар - 3 ноябрьдән 9на, яңа ел ялларын - 29нчы декабрьдән 11 гыйнварьга, беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникулларны 16 февральдән 22нә, язгы каникулларны -23 марттан 31енә кадәр үткәрергә тәкъдим итә.

Җәйге каникуллар белем бирү оешмаларының еллык календарь графигы һәм дәүләт йомгаклау имтиханнары расписаниесенә туры китереп билгеләнә. Закон дәрәҗәсендә каникул срогын билгеләү хокукы аерым мәктәп администрациясенә беркетелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча быел бердәм каникул календаре булдырырга тәкъдим итә: республиканың барлык мәктәпләрендә дә берүк вакытта үткән каникуллар балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә уңайлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев