Камилләшүгә өндиләр
Гаилә китапханәсе төрле очрашулар оештыра. Мәсәлән, монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар килә һәм дин вәкилләре белән сөйләшәләр. Өлкән сыйныф укучылары белән имамнар һәм иерейлар җитди темаларга әңгәмә коралар. Күптән түгел 3 нче мәктәпнең унберенче сыйныф укучылары сыйныф сәгате урынына гаилә китапханәсенә килделәр. Монда Людмила Никонова һәм Валентина Дмитриева алар белән изгелек...
Гаилә китапханәсе төрле очрашулар оештыра.
Мәсәлән, монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар килә һәм дин вәкилләре белән сөйләшәләр. Өлкән сыйныф укучылары белән имамнар һәм иерейлар җитди темаларга әңгәмә коралар. Күптән түгел 3 нче мәктәпнең унберенче сыйныф укучылары сыйныф сәгате урынына гаилә китапханәсенә килделәр. Монда Людмила Никонова һәм Валентина Дмитриева алар белән изгелек һәм явызлык темасына сөйләштеләр. Укучылар аларны кызыксынып тыңладылар, сорауларга теләп җавап бирделәр, үз фикерләрен белдерделәр. Аңлашыла ки, мондый чаралар әхлакый камиллеккә өндиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев