Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кала халкына бүләк

Үткән шимбә көнне республика ярминкә сәүдәсендә Аксубай районы ике миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатты. Район территориясендә эшләп килгән инвестиция компанияләре бүлекчәләре, авыл җирлекләре фермалары һәм шәхси хуҗалыклар Казан базарына егерме биш машинада ашлык, ит, сөт һәм яшелчә алып бардылар. Идел буе районындагы сәүдә ноктасына 15 тонна ашлык, дүрт тонна...

Үткән шимбә көнне республика ярминкә сәүдәсендә Аксубай районы ике миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатты.


Район территориясендә эшләп килгән инвестиция компанияләре бүлекчәләре, авыл җирлекләре фермалары һәм шәхси хуҗалыклар Казан базарына егерме биш машинада ашлык, ит, сөт һәм яшелчә алып бардылар.
Идел буе районындагы сәүдә ноктасына 15 тонна ашлык, дүрт тонна сыер ите, өч тонна дуңгыз ите, 4,2 тонна сөт һәм сөт продуктлары, ун тонна бәрәңге, ун тонна яшелчә алып барылган булса, боларның барысы да санаулы минутлар эчендә сатылып та бетте. Казанлылар һәрвакыттагыча, продукцияне сатып алу өчен иртәдән үк чиратка бастылар.
Күркәм гадәт буенча, сәүдә район йолдызлары чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев