Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кагыйдә бозу үлемгә китерергә мөмкин

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында район башлыгы Камил Гилманов янгын иминлеге таләпләрен бозучыларга карата җәзаларны кискенләштерергә чакырды. «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын чыкканнан соң, республика прокуратурасы барлык сәүдә нокталары һәм базарларда янгын иминлеге таләпләрен үтәүгә бәйле тикшерүләр уздырылуын таләп итте. Аксубай территориясендә урнашкан иң зур ун сәүдә объекты...

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында район башлыгы Камил Гилманов янгын иминлеге таләпләрен бозучыларга карата җәзаларны кискенләштерергә чакырды.



«Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын чыкканнан соң, республика прокуратурасы барлык сәүдә нокталары һәм базарларда янгын иминлеге таләпләрен үтәүгә бәйле тикшерүләр уздырылуын таләп итте. Аксубай территориясендә урнашкан иң зур ун сәүдә объекты тикшерелде. Йөздән артык кагыйдә бозучы ачыкланды.


Узган ел район территориясендә контрольсез чүп һәм үлән яндыруның 80 очрагы теркәлгән.



-Күп очракта хуҗалар кимчелекләрне тикшерү барышында ук бетерделәр,-дип билгеләп үтте эчке хезмәт майоры Рөстәм Гафиятов. - Әмма, мисалга, эвакуацияләү юлының булмавы, яки аның томаланган булуы кебек, тупас кагыйдә бозулар күзгә ташланды. Кибетләрнең берсендә төп керү юлының киңлеге таләпләргә туры килми. Чормалардагы агач конструкцияләр янгыннан саклагыч сыекча белән эшкәртелмәгән. Кайберләрендә хәтта ягын сүндергечләр дә юк.


-Тиз янып китүчән сыекчалар һәм пиротехника белән сату итүгә игътибар бирегез,- дип ассызыклады район җитәкчесе. - Мондый товарлар бары тик махсуслаштырылган кибетләрдә генә сатылырга тиеш. Ә Дәүләт янгын күзәтчелеге биргән барлык күрсәтмәләрне дә үтәргә, үтәмәгән очракта сүз эшчәнлекне туктату һәм хәтта ябу турында барачак. Мондый җитешсезлекләр аркасында кешеләр зыян күрергә мөмкин.


Эчке эшләр хезмәте капитаны Руслан Ибляминов алда торган янгын куркынычы чорына кагылышлы проблемалы мәсьәләләргә тукталды. Ул җирлек башлыкларына торак пунктлар чикләрендә минеральләштерелгән полосаларны яңартырга, чүп яки үлән яндыруга юл куймаска киңәш итте.
-Узган ел район территориясендә контрольсез чүп һәм үлән яндыруның 80 очрагы теркәлгән,- дип билгеләп үтте Руслан Минәсхат улы.
Җирлек башлыклары һәм оешма җитәкчеләре территорияләрне чистарту һәм янгынга каршы режимны үтәү өчен җаваплы.


-Май бәйрәмнәрендә, кагыйдә буларак, урман һавасын сулап, учак ягып ял итәргә яраткан күпсанлы кунакларның кайтуы көтелә. Шуңа бәйле халык белән урман массивларына чыгу, учак ягу тыелуы турында аңлату эшләре үткәрергә кирәк,-дип кисәтте МЧС хезмәте вәкиле.


-Иминлек максатларында Аксубайның социаль билгеләнешкә ия объектлары урнашкан үзәк өлешендә ике гидрант урнаштырырга кирәк,- диде утырышта КЧС җитәкчесе Анатолий Горбунов.


Ул шулай ук эшмәкәрләргә үз объектларында тәртип булдырып, керү юлларын ремонтларга киңәш итте.


-Бу турыда күпме генә сүз алып барылса да, барлык территорияләрдә дә коры-сары яндыру фактлары бар. Хәзер икеләтә уяу булырга кирәк,- дип билгеләп үтте район прокуроры.


Прокурор шулай ук Аксубай үзәгендә хуҗасыз һәм янгын куркынычы тудырган гаражларны, сарайларны, авылларда хуҗасыз йортларны сүтү мәсьәләсенә тукталып, урман хуҗалыгы җитәкчеләренә урман буйларында минеральләштерелгән полосаларны яңартырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев