Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Изгелекне күбрәк кылыйк

Иске Үзи мәктәбе укучылары экскурсия белән борынгы Биләр шәһәрендә булып кайттылар. -Без сыйныф җитәкчеләре Ольга Охотникова һәм Елена Титова белән бергә истәлекле урыннарны карадык, Хуҗалар тавындагы Теләкләр ташына мендек, беразга киләсе буынга хәер-фатыйха язылган багана янында тукталдык, Изге чишмә суын эчтек. Учак ягып, телне йотарлык аш пешердек һәм саф һавада...

Иске Үзи мәктәбе укучылары экскурсия белән борынгы Биләр шәһәрендә булып кайттылар.

-Без сыйныф җитәкчеләре Ольга Охотникова һәм Елена Титова белән бергә истәлекле урыннарны карадык, Хуҗалар тавындагы Теләкләр ташына мендек, беразга киләсе буынга хәер-фатыйха язылган багана янында тукталдык, Изге чишмә суын эчтек. Учак ягып, телне йотарлык аш пешердек һәм саф һавада рәхәтләнеп йөрдек, - дип уртаклаштылар фикерләре белән укучылар.
Экскурсиягә Пионер поселогында яшәүче эшмәкәрләр ирле-хатынлы Гобәйдуллиннар алып барды.
-Зөфәр абый һәм Чулпан апа безне борынгы җиргә алып барып кына калмадылар, көне буена безнең белән бергә булдылар, - дип сөйлиләр искеүзилеләр. - Туган як тарихына кагылырга мөмкинлек тудырганнары өчен аларга рәхмәтебез чиксез, шундый изге күңелле кешеләр күбрәк булсын иде.
Фото https://www.google.ru/search?q=%D0%B1%D0%B8%D0%BB%D1%8F%D1%80%D1%81%D0%BA&newwindow=1&espv=2&biw=1920&bih=911&source=lnms&tbm=isch&sa=X&ved=0CAcQ_AUoAmoVChMIur2jhoD5yAIVy1ssCh081wRP#imgrc=3-el2g9TpA7QYM%3A

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев