Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Изге Раштуа бәйрәмендә

Аксубай районы чиркәүләрендә Раштуа бәйрәменә багышланган гыйбадәт кылулар булып үтте. Аксубайның Феодосий Тотемский чиркәвендә Раштуага багышланган төнге гыйбадәт кылу үткәрелде. Әлеге күркәм чарада, дингә ышанучыларны куандырып, матур вокал башкарулары белән концерт хоры катнашты. Раштуага багышланган гыйбадәт сигезенче гыйнвар көнне Нурлат, Спас, Чирмешән районнарыннан килгән кунаклар катнашында дәвам итте. Гыйбадәт кылу...

Аксубай районы чиркәүләрендә Раштуа бәйрәменә багышланган гыйбадәт кылулар булып үтте.


Аксубайның Феодосий Тотемский чиркәвендә Раштуага багышланган төнге гыйбадәт кылу үткәрелде. Әлеге күркәм чарада, дингә ышанучыларны куандырып, матур вокал башкарулары белән концерт хоры катнашты.

Раштуага багышланган гыйбадәт сигезенче гыйнвар көнне Нурлат, Спас, Чирмешән районнарыннан килгән кунаклар катнашында дәвам итте. Гыйбадәт кылу алдыннан тәбрикләү сүзе белән православие динен тотучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте. Ул аларның үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек, яңа елда бәхет, иминлек, эшләрендә уңышлар теләде.

Аннан соң чиркәүдә районның якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Аксубай православие чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр әзерләгән театральләштерелгән тамаша кунакларга аеруча да ошады. Киса якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләрнең Христосның тууына багышланган җырлары һәм шигырьләре, Савгачтан һәм Иске Чуаш Адәмсуыннан килгән мәктәп укучыларының чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Бу көнне социаль һәм матди хәленә карамастан, һәр кеше чиркәүнең ашау-эчү бүлмәсенә кереп, мул табын артында тәм-томнан авыз итә алды. Раштуа бәйрәменә кардан Иисус Христос туган куышка охшаш шалаш ясаганнар. Ул изге көннәр дәвамында һәркем өчен ачык булачак. Көннең икенче яртысында район Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты башланды. Әлеге чара мавыктыргыч кына түгел, ә инде залда утыручыларга искиткеч шатлык китергән бүләк тә иде. Сәхнәдә үзешчән сәнгать коллективлары, балалар бию төркеме һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.

Тантанада катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде. Бәйрәмгә килүчеләрне Раштуа белән Аксубай чиркәве иерее Александр Качаев кайнар котлады. Иң изге теләкләрен җиткереп ул, "Ходай бүләк иткән табигать" төбәк бәйгесенең призерларын билгеләп үтте. (Җиңүчеләр арасында Дарья Архипова һәм Лиана Камышова, Арина Максимова, Айсылу Хамәтшина бар). Бу көнне бәйгедә җиңүчеләр Чистай шәһәрендә узган Епархия чыршысы бәйрәмендә булдылар. Раштуа бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә Александр Качаев рәхмәтен белдерде һәм яңа елда уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев