Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Изге Рамазан ае тәмамланды

Атна башында мөселманнар ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен бәйрәм иттеләр. Иртәнге дүрттә район үзәк мәчетенә җирле халык Гает намазына җыелды, биредә ай буе ураза тоткан мөхтәрәм аксакаллар белән урта яшьтәге ир-атлар гына түгел, балалар да шактый иде. Гает намазыннан соң, район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров бәйрәм...

Атна башында мөселманнар ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен бәйрәм иттеләр.


Иртәнге дүрттә район үзәк мәчетенә җирле халык Гает намазына җыелды, биредә ай буе ураза тоткан мөхтәрәм аксакаллар белән урта яшьтәге ир-атлар гына түгел, балалар да шактый иде. Гает намазыннан соң, район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров бәйрәм вәгазе укыды. Ул барлык мөселманнарны иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете белән котлады, бу айның әһәмияте, ураза тоту саваплары турында сөйләде. Мөселманнар Рамазан аенда көн дәвамында ризыктан һәм судан гына тыелып калмадылар, төрле изгелекләр эшләделәр, төнлә тәравих намазлары укыдылар.

Намазга җыелган халыкны район башлыгы Камил Гилманов та Ураза гаете белән тәбрик итте. Ул эссе көннәр торуына карамастан, мөселманнар ураза тоттылар, шул ук вакытта кырда һәм башка җирләрдә эшне туктатмадылар, диде.
-Мәчеткә яшьләрнең күбрәк килә башлавы сөендерә, - диде Камил Гилманов. - Дингә, Ходайга ихлас ышанган кеше тәртип бозмаячак, гаиләсенә һәм җәмгыятькә тугры хезмәт итәчәк.

Намаздан соң, халык зиратларга барып, туганнары рухына дога кылды. Ә өйләрдә исә аларның кайтуын таба ашлары пешереп көтеп тордылар. Шул ук көнне район мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырылды. Алар уйнадылар, викторинада катнаштылар, бәйрәм намазы укыдылар һәм тәм-томнар белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев