Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Изге эш мәңгелек

Безнең балалар - ә нәкъ менә "Хыял" социаль приютында тәрбияләнүчеләр яшәгән мохит - авыр тормыш мәшәкатьләреннән соң тынычлык, тулы тернәкләнү, рухи азык алган урын. Монда килүче һәр кешене безнең дөньядагы иң яхшы тәрбиячеләребез, пешекчеләр, белгечләр колач җәеп каршы алалар, ә кайгы-хәсрәтләр, мәшәкатьләр артта кала. Аларның һәр көне кызыклы һәм файдалы...

Безнең балалар - ә нәкъ менә "Хыял" социаль приютында тәрбияләнүчеләр яшәгән мохит - авыр тормыш мәшәкатьләреннән соң тынычлык, тулы тернәкләнү, рухи азык алган урын.


Монда килүче һәр кешене безнең дөньядагы иң яхшы тәрбиячеләребез, пешекчеләр, белгечләр колач җәеп каршы алалар, ә кайгы-хәсрәтләр, мәшәкатьләр артта кала.
Аларның һәр көне кызыклы һәм файдалы үтсен өчен биредә төрле чаралар, очрашулар үткәрелә.
Күптән түгел балаларга Казан шәһәреннән "Пластилин" хәйрия фонды килде. Тылсымчылар түгел, ә нинди дә булса изге эш эшләсәң, дөнья тагын да гүзәлрәк, яктырак, нурлырак булачак дигән карарга килгән төрле югары уку йортлар студентлары.
Бу әлеге фонд вәкилләренең халык алдында беренче чыгышы һәм "Хыял" өчен беренче күпсанлы уенчыклар бүләк итүләре.
Мисалга, Анна Жажнева үзенең балалар йортларына һәм приютларга ярдәм итү идеясы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендәге "Хыял" балалар приюты адресына тап булуы турында сөйләде. Ул әлеге идея белән дуслары турында уртаклаша, ә алар аны хуплыйлар. "Пластилин" фонды менә шулай пәйда була.
Клоуннарга киенгән "Пластилин" фонды вә-килләре "Хыял"да тәрбияләнүче балалар өчен төрле конкурслар оештырдылар, анда иң нәни балалар да катнаштылар, алар бергәләп "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр, җырладылар, биеделәр.
Программа соңында Казан кунаклары һәр балага истәлекле бүләкләр, тәм-томнар өләштеләр. Көн эчтәлекле, кызыклы һәм истә калырлык булды. "Пластилин" фонды алга таба безнең белән элемтәне тагын да ныгытырга вәгъдә итте. Бу юлы алар безнең балаларны кунакка көтәләр. Хәйриячеләр безне "Зөбәрҗәт шәһәр" ("Изумрудный город") театрына чакырдылар. Аларга уңышлар, йөрәкләрендә изгелек һәм фантазияләр уты мәңге сүнмәсен дип телисе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев