Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Изге Эш өчен – өченче урын

Аксубай районының ветераннар Советы ветераннар оешмалары арасында үткән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган республика бәйгесендә "Иң яхшы оештыру-методик эш" номинациясендә - өченче урынны яулады. Республика ветераннары советында өченче урын өчен Диплом тапшыру тантанасында район ветераннары оешмасы рәисе Галина Бобкова һәм аның урынбасары Евгений Копонев катнашты. Аксубайлылар республика...

Аксубай районының ветераннар Советы ветераннар оешмалары арасында үткән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган республика бәйгесендә "Иң яхшы оештыру-методик эш" номинациясендә - өченче урынны яулады.



Республика ветераннары советында өченче урын өчен Диплом тапшыру тантанасында район ветераннары оешмасы рәисе Галина Бобкова һәм аның урынбасары Евгений Копонев катнашты.


Аксубайлылар республика комиссиясе хөкеменә балалар һәм яшьләр белән алып барылган патриотик эш, сугышта һәлак булган батырлар, сугыштан соң вафат булган ветераннар, репрессия корбаннарының исемнәрен мәңгеләштерү буенча барлык материалларны тәкъдим иттеләр. Соңгылары турында ГТРК да документаль фильм төшерелгән. Ветераннар активы бу яңалыкны бик теләп кабул итте.

Республиканың 68 ветераннар оешмасы арасында, эре шәһәрләр белән ярышып, Аксубай районы Әлмәт һәм Алабугадан соң, өченче урынны Казан шәһәренең Яңа Савин районы белән бүлеште. Республика советы аксубайлылар эшен лаеклы бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев