Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске елны зурлап озаттылар

Аксубай районының төп чыршы бәйрәме тирәсенә иске елның соңгы көнендә йөзләгән кеше җыелган иде. Шөкер, көн җылы, матур булды, ә аннан соң, бер мизгелдә, эре-эре кар ява башлады. Бәйрәм тамашасы барган үзәк мәйданда берьюлы ике Кар кызы халыкның күңелен күрде, берсе - җырлаучы, икенчесе - алып баручы. Ә менә Кыш...

Аксубай районының төп чыршы бәйрәме тирәсенә иске елның соңгы көнендә йөзләгән кеше җыелган иде.


Шөкер, көн җылы, матур булды, ә аннан соң, бер мизгелдә, эре-эре кар ява башлады. Бәйрәм тамашасы барган үзәк мәйданда берьюлы ике Кар кызы халыкның күңелен күрде, берсе - җырлаучы, икенчесе - алып баручы. Ә менә Кыш бабайны бөтен халык бәйрәмгә җыелган ир-атлар арасыннан сайлап алды.


Сәхнәдә хөкем сөрүче үзешчән артистлардан килгән дәрт бөтенесенә җитте - кемдер аларга кушылып җырлады, икенчеләре исә үзәк мәйданда рәхәтләнеп биеде. Бөтенхалык бәйрәменең үзенчәлекле кызыгы да бар - күпләр шунда ук өелгән таулардан балалар кебек шудылар.
Бала-чага таудан шуып кына калмады, ә инде яңа елга ике-өч көн кала район үзәге балалар бакчалары һәм мәктәпләре хезмәткәрләре кардан ясаган әкияти сыннарга да карап сокланды.

Әле анда, әле монда бенгаль утлары янды, ә халык, Санта Клауслар, Кар кызлары һәм башка әкият геройлары костюмнарын кигән кешеләргә сокланды.
-Монда гаҗәеп бәйрәм мохиты хөкем сөрә, халык бер-берсен хөрмәт итә, тәбрикли. Бүгенгесе көндә халык шатлана белми, дип юкка гына әйтәләр. Менә минем, мәсәлән, куаныр өчен сәбәпләрем бихисап - бүген шәһәрдән балаларым, оныкларым кайтты. Яңа елны гаиләбез белән бергә каршы алабыз, - дип сөйли үзен Разия дип таныштырган ханым, ә үзе кар тавыннан очып төшкән оныгы утырган чананы тотарга маташты.


Сәхнәгә район башлыгы Камил Гилманов менгәндә халык кызып өлгергән иде инде.
-Узып баручы ел сезнең һәркайсыгыз - игенчеләр, механизаторлар, төзүчеләр, укытучылар, төрле тармакта эшләүчеләрнең хезмәт җимеше бәрабәренә ирешкән уңышлар белән истә калачак. Һәр аксубайлыга иминлек, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек телим, - дип әйтте Камил Гилманов.
Бу юлы Яңа елга иң яхшы хәзерләнгән өчен бәйге нәтиҗәләре буенча берничә номинациядә район башлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата премиясе билгеләнде.

Район үзәк оешмалары һәм предприятиеләре арасында беренче урын спорткомплекска бирелде, икенче урын - Федоровка махсус интернатына, өченче ике урын - газ участогына һәм "ВАМИН-Аксу" агрофирмасына. Районның гомуми белем бирү учреждениеләре арасында 3 нче мәктәп һәм Универсаль технологияләр техникумы беренче урынны бүлештеләр, икенче ике урын Кәкре Күл һәм Яңа Үзи мәктәпләренә бирелде, өченче ике урын - Иске Тимошкино һәм Иске Савруш мәктәпләренә.
Мәктәпкәчә учреждениеләр арасында беренче урында Урмандеево мәктәп-балалар бакчасы комплексы, икенче урында - Түбән Баланда, өченчедә - "Буратино" балалар бакчасы.


Авыл җирлекләре арасында беренче урынга Беловка, икенчегә Урмандеево җирлекләре лаек булды. Авыл мәдәният йортлары арасында Яңа елга иң яхшы хәзерләнгән өчен Сидул-Ерыклы авыл клубы беренче булып табылды, икенче урында - Сөнчәле клубы, өченчедә - Шәрбән мәдәният йорты. Шәхси эшмәкәрләр арасында «З.Зәйдуллина»ның сәүдә комплексы иң матур бизәлгән дип табылды. Бүләкләнүчеләр арасында балаларга һәм өлкәннәргә онытылмаслык кыш бүләк иткәннәре өчен иң яхшы хоккей тартмалары төзүче Спорт мәктәбе, Аксубай лицее һәм Яңа Ибрай мәктәбе дә бар иде.
Яңа ел тантанасында Түбән Баланда авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ольга Копанева район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ә инде иске елны озатып, район өстендә бәйрәм салюты яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев