Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исемсез хатларны тикшерәләр

Районда ришвәтчелеккә каршы көрәшне активлаштыруга юнәлтелгән тартмаларда беренче мөрәҗәгатьләр пәйда булды. Узган атнада район үзәк хастаханәсе һәм район Советы бинасында урнаштырылган почта тартмаларын ачтылар - аннан район халкының аноним мөрәҗәгатьләрен алдылар. -Адресатлар үзләренең исемнәрен күрсәтмәсәләр дә, район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы комиссия хатларда күтәрелгән проблемаларны карап, аларның һәркайсы буенча тиешле...

Районда ришвәтчелеккә каршы көрәшне активлаштыруга юнәлтелгән тартмаларда беренче мөрәҗәгатьләр пәйда булды.
Узган атнада район үзәк хастаханәсе һәм район Советы бинасында урнаштырылган почта тартмаларын ачтылар - аннан район халкының аноним мөрәҗәгатьләрен алдылар.


-Адресатлар үзләренең исемнәрен күрсәтмәсәләр дә, район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы комиссия хатларда күтәрелгән проблемаларны карап, аларның һәркайсы буенча тиешле тикшерүләр үткәрәчәк, - дип аңлатты район башлыгының ришвәтчелеккә каршы эшләр буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

Тагын шуны искә төшерде: ришвәтчелек фактлары ул ришвәт алу гына түгел, файда өчен хезмәт күрсәтү, балалар бакчаларына чиратларны законсыз раслау, уку биналарына танышлык белән, кеше аркылы, сөйләшеп укучылар кабул итү һ.б.
Исемсез хатларны тикшерү барышында башка фактлар да ачыкланырга мөмкин. Менә шуның өчен дәшми калмаска, ә ришвәтчелек фактларына киртә куярга кирәк.

Яшерен хатлар салу өчен каралган тартмалар район үзәк хастаханәсе ( керү юлында) һәм район Советы биналарында (кергәндә уң якта) урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев