Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ирешелгән уңышлар өчен

Районның предприятиеләре, Сидул-Ерыклы авылында яшәүче Васильевлар гаиләсе спорттагы казанышлары өчен район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Чынлап та гаилә башлыгы Леонид Федорович-Сидул-Ерыклы башлангыч мәктәбе укытучысы, хатыны Ольга Дмитриевна-волейбол буенча ДЮСШ тренер-укытучысы, кызлары Лилия һәм Регина спортны яратучы гаилә, алар республика һәм Россия дәрәҗәсендә үткән спорт ярышларында аксубайлыларны үзләренең...

Районның предприятиеләре, Сидул-Ерыклы авылында яшәүче Васильевлар гаиләсе спорттагы казанышлары өчен район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.


Чынлап та гаилә башлыгы Леонид Федорович-Сидул-Ерыклы башлангыч мәктәбе укытучысы, хатыны Ольга Дмитриевна-волейбол буенча ДЮСШ тренер-укытучысы, кызлары Лилия һәм Регина спортны яратучы гаилә, алар республика һәм Россия дәрәҗәсендә үткән спорт ярышларында аксубайлыларны үзләренең уңышлары белән шатландыралар. Бүгенге көндә Васильевлар гаиләсе 2012 елның июнендә Чабаксар шәһәрендә үткән финал ярышларында катнашу өчен Татарстан Республикасының җыелма командасы әгъзалары булып тора.
Менә Васильевларның берничә казанышы: 2009 елда Алабуга шәһәрендә «Авыл яшьләре» («Сельская молодежь») алты җәйге спорт уеннарында- беренче урын, 2010 елда шул ук Алабуга шәһәрендә үткән әлеге спорт төре буенча мактаулы икенче урын. Алар шулай ук 2010 елда Омск шәһәрендә үткән бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында катнаштылар. Васильевлар гаиләсе Россия дәрәҗәсендә дүртенче урынны яулады. Үткән ел алар Минзәләдә үткән җиденче җәйге спорт уеннарында икенче урынны алдылар. Шуңа өстәп, Васильевлар гаиләсе ирешелгән уңышлары өчен район башлыгы кулыннан кыйммәтле бүләк алдылар.
Бу көнне Камил Камалович милли көрәш буенча ДЮСШ ның элеккеге тренеры Марат Мифтаховка суга баткан баланы коткарган өчен рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев