Ирек Хәйруллин: ”Без районга ярдәм итәчәкбез”
Ирек Хәйруллин 1954 елның 30 ноябрендә Иске Әлмәттә гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Алты яшендә укырга керә, активист була - олимпиадаларда, хоккей, футбол ярышларында катнаша, спортны үз итә. Математика, физика, химия фәннәрен ярата. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан химия-технология институтына укырга керә. Аннан соң Северодвинск шәһәрендәге машина төзү предприятиесендә эшли, ә...
Ирек Хәйруллин 1954 елның 30 ноябрендә Иске Әлмәттә гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Алты яшендә укырга керә, активист була - олимпиадаларда, хоккей, футбол ярышларында катнаша, спортны үз итә. Математика, физика, химия фәннәрен ярата. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан химия-технология институтына укырга керә. Аннан соң Северодвинск шәһәрендәге машина төзү предприятиесендә эшли, ә анда су асты атом көймәләрен ремонтлыйлар. Кече ватанына кайткач, 1979 елда "Татнефть"ка слесарь булып эшкә килә, инженер дәрәҗәсенә ирешә. "Ямашнефть" НГДУга өлкән инженер вазыйфасына эшкә чакырыла. Ул тиз арада - цех җитәкчесе урынбасары, ә аннан соң җитәкче итеп билгеләнә. 1989 елда яшь, алдан күрә белгән, энтузиазм белән эшләүче белгечне "Татнефть" аппаратына чакыралар, бер елдан соң ул "ТАТЕХ" ЯАҖ генераль директорының беренче урынбасары була. Әлеге предприятиене ул 1999 елдан җитәкли. Ирек Хәйруллин - "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе, РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе, ТРның атказанган нефтьчесе, 2002 ел менеджеры, Россия икътисады лидеры, "Нефть казылмаларында энергия ресурсларын саклаучы технологияләрне эре сәнәгать күләмендә эшләгән һәм керткән" эше өчен фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, шулай ук ул И.М. Губкин исемендәге премия лауреаты да.
"2015 елның 15 ноябрендә "ТАТЕХ" ябык акционерлык җәмгыяте үзенең егерме биш еллык юбилеен билгеләп үтте.
Менә уналты ел дәвамында Ирек Хәйруллин җитәкчелегендәге әлеге компания безнең район территориясендә үзенең эшчәнлеген алып бара.
Предприятие турында сөйләгәндә, шуны әйтәсе килә, "ТАТЕХ" ЯАҖ 1990 елда Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендәге экологик проблемаларны хәл итү өчен генә оеша. Нефть чыгарылган районнарда экология проблемасын ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк була. Яңа предприятие, нефть чыгару эшендә югалтуларны шактый киметергә, Татарстан гына түгел, ә инде Россия төбәкләрендә дә экологик хәлне яхшыртырга ярдәм иткән нефтьнең җиңел фракцияләрен тотуның уникаль технологиясен эшкә җигә.
Ә инде нефть чыгару - "ТАТЕХ" оешу тарихында, нефть компаниясе буларак, икенче этапка әверелә. Бүгенгесе көндә ул Татарстанның нефть базарында иң эре нефть табу компанияләре исәбенә керә.
1999 елда Аксубай районында "ТАТЕХ" компаниясе Дума нефть чыгару идарәсен төзү эшләрен башлап җибәрде. Кыр уртасында нефть табуның уникаль схемасы, нефть җыю һәм әзерләү системасы булдырыла, яңа подстанция һәм нефть чыгару өчен куәтле департамент төзелә, районның дистәләгән кешесе эш белән тәэмин ителә.
Аксубай җирендә эшли башлаганнан бирле "ТАТЕХ" нефть компаниясе эшлекле партнер гына түгел, ә инде ел саен миллион сумнар белән исәпләнгән матди ярдәм күрсәтүче предприятиедә дә.
-Социаль мәсьәләләрне хәл итү - безнең предприятие оешкан көннән алып, эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора, - дип сөйли "ТАТЕХ" ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин. - Без Татарстанның Аксубай һәм Зәй районнарында эшлибез, күп кенә эшләрне башкардык һәм алга таба да эшләячәкбез. Әгәр Зәй районында төп ярдәмне белем бирү учреждениеләренә күрсәтсәк, сезнең районда исә, башлык Камил Гилманов белән киңәшләшеп, беренче чиратта мохтаҗ ветераннарга, мәгарифкә, балалар өчен чаралар үткәрүдә ярдәм итәбез. Безнең предприятие Аксубай җирендә эшләгәндә - алга таба да районга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез.
-"ТАТЕХ" - социаль яраклашкан нефть компаниясе. Компания, аның җитәкчесе Ирек Хәйруллин һәм район арасында дустанә, партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты, - дип ассызыклап билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Ул әйткән сүзендә нык тора һәм биргән вәгъдәсен үти торган кеше. Җитәкче буларак, үзе эшләгән территориягә карата да таләпчән. Бу предприятие безнең районда үз эшчәнлеген экологик нормаларны үтәп алып бара. Компания ел саен районга өч миллион сумнан артык инвестиция кертә - бу средстволар балалар бакчаларын, мәктәпләр, клубларны ремонтлауга, чишмәләрне төзекләндерүгә тотыла. Быелгы кризислы 2015 ел да читләтеп үтелмәде. Районда оештырылган зур күләмле бер генә чара да, иганәче буларак, Ирек Әкрәм улы катнашыннан башка үтми. Быел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан компания акчасы исәбенә сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл, обелиск ремонтланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев