Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җир һәм мөлкәтне – хуҗасына

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан гражданнарын хуҗасыз җир һәм милек хуҗаларын табарга чакырды. Шуңа бәйле файдаланылмаган җир участоклары, биналар һәм корылмаларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү, салым салу базасын җәелдерү, бюджетка салым булмаган средстволарның керүен арттыру максатларында "халык барлавы" акциясен оештыра. Районның теләсә кайсы гражданины хуҗасыз милек, файдаланылмаган участоклар турында...

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан гражданнарын хуҗасыз җир һәм милек хуҗаларын табарга чакырды.


Шуңа бәйле файдаланылмаган җир участоклары, биналар һәм корылмаларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү, салым салу базасын җәелдерү, бюджетка салым булмаган средстволарның керүен арттыру максатларында "халык барлавы" акциясен оештыра. Районның теләсә кайсы гражданины хуҗасыз милек, файдаланылмаган участоклар турында җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасына хәбәр итә ала.

-Алынган һәр хәбәрне без мәгълүматлар базасы буенча чагыштырып карыйбыз, әгәр дә дөрестән дә хуҗасыз икән, милекне дә, җирне дә хуҗасыз дип табып исәпкә куябыз. Алга таба әлеге объект яки җир участогы муниципаль милеккә рәсмиләштерү хокукы алачак,-дип хәлгә аңлатма бирде Палата җитәкчесе Светлана Крайнова.

Мөрәҗәгатьләр 2-93-01 яки 2-93-02 телефоннары буенча яки Svetlana.Kraynova@tatar.ru.электрон почта аша кабул ителә. Ачыкланган объектлар турындагы мәгълүматларны онлайн хәбәр итү тәртибендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында "Халык контроле" бүлегендә "Җир" яки "Бина (корылма)" категориясендә "Халык контроле" өстәмә битен сайлап урнаштырырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев