Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җир һәм миллеккә – хуҗа

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан гражданнарын хуҗасыз җирләргә һәм иясез милеккә хуҗалар табарга кирәклеген искәртте. Бу уңайдан кулланылмаган җирләр, бина һәм торак пунктларны хуҗалык куллануына кертү өчен, бүгенге көндә дә дәвам итүче "Халык инвентаризациясе" акциясен оештырды. Районда яшәүче теләсә кайсы кеше хуҗасыз милек, файдаланылмаган җирләр турында Җир һәм милек...

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан гражданнарын хуҗасыз җирләргә һәм иясез милеккә хуҗалар табарга кирәклеген искәртте.


Бу уңайдан кулланылмаган җирләр, бина һәм торак пунктларны хуҗалык куллануына кертү өчен, бүгенге көндә дә дәвам итүче "Халык инвентаризациясе" акциясен оештырды. Районда яшәүче теләсә кайсы кеше хуҗасыз милек, файдаланылмаган җирләр турында Җир һәм милек палатасына хәбәр итә ала.

-Һәрбер алынган мәгълүматларны без үзебезнең базадан карап чагыштырабыз һәм, әгәр чыннан да аларның хуҗалары булмаса, милек яисә җирне "хуҗасыз" дип теркәп, соңрак аны муниципаль милек итеп рәсмиләштерү хокукы булачак, - дип аңлатты Палата җитәкчесе Светлана Крайнова.

Мөрәҗәгатьләр 2-93-01 яки 2-93-02 телефоннары аша яки электрон почтага Svetlana.Kraynova@tatar.ru адресы аша кабул ителә. Хуҗасыз милек турындагы мәгълүматлар он-лайн режимында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтының "Халык контроле" бүлегендә кабул ителә, анда "Халык инвентаризациясе" бүлегендәге "Җир" яисә "Бина " категориясен сайларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев