Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлегенә

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда күп кенә кызыклы хәйрия чаралары әзерләнгән. Халыкны Социаль яклау идарәсе, Мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды 1 нән 10 декабрьгә кадәр «Ачык ишекләр көне» үткәрә. «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге инвалид балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр өчен «Сандык» киемнәр банкы» хәйрия акциясе үткәрә. Ункөнлек көннәрендә социаль хезмәткәрләр...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда күп кенә кызыклы хәйрия чаралары әзерләнгән.


Халыкны Социаль яклау идарәсе, Мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды 1 нән 10 декабрьгә кадәр «Ачык ишекләр көне» үткәрә.
«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге инвалид балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр өчен «Сандык» киемнәр банкы» хәйрия акциясе үткәрә.
Ункөнлек көннәрендә социаль хезмәткәрләр инвалидлар өчен «Чәй өстәле артында» акциясе оештыралар. Социаль хезмәткәрләр 1 декабрьдән 10 на кадәр «Кайгырту» хәйрия акциясе үткәрәләр.
7 декабрьдә район Мәдәният йортында инвалид балалар өчен зур бәйрәм оештырыла, конкурс программасы мавыктыргыч уеннарны, бүләкләр тапшыруны үз эченә ала.
Ункөнлек көннәрендә район туган якны өйрәнү музеенда балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла. 4 декабрьдә биредә өлкән яшьтәге инвалидлар өчен-«Аксубай тарихы» конкурсы, 7 декабрьдә «Табышмаклы Рус иле» бәйгесе үтә. Бирегә барлык теләүчеләр дә чакырыла.
4 декабрьдә Үзәк китапханәдә «Тәгәри китте йомгагым» фольклор кичәсе, 6 декабрьдә «Китап укып дәвалану», 7 декабрьдә инвалид балалар белән «Федор дәдәй авылында» видеоуен үтә. Биредә үк кызыклы әдәбият, күрү сәләте начар булганнар өчен китаплар, күренекле рус, татар прозасы һәм шигърияте классиклары иҗаты турындагы әдәбият күргәзмәләре оештырыла.
Яшьләр эше һәм спорт бүлеге киеренке ярышлар үткәрә. 2 декабрьдә бирегә шашка яратучылар чакырыла, 4 декабрьдә шахмат турниры үтә. 7 декабрьдә ДОСААФ инвалидлар өчен пневматик винтовкадан ату ярышларын оештыра. 8 декабрьдә «Юность» УСЗ да армспорт буенча ярышлар үтә. Аксубай һәм Федоровка интернат йортларында да мавыктыргыч чаралар үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев