Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлегенә

Инвалидлар ункөнлегендә күркәм гадәт буенча инвалидлар арасында массакүләм спорт чаралары үтте. Шашка буенча ярышларда Илдар Гафиятов беренчелекне алды, Юрий Ефимов-икенче, Илья Благородный өченче булды. Анатолий Бутлеровский (1 урын), Петр Александров (2 урын) һәм Рафаил Галимов (3 урын) (Федоровка интернат-йорты) шахмат турниры призерлары булдылар. Интернат вәкилләре армспортта да актив булдылар. Беренчелекне...

Инвалидлар ункөнлегендә күркәм гадәт буенча инвалидлар арасында массакүләм спорт чаралары үтте.


Шашка буенча ярышларда Илдар Гафиятов беренчелекне алды, Юрий Ефимов-икенче, Илья Благородный өченче булды. Анатолий Бутлеровский (1 урын), Петр Александров (2 урын) һәм Рафаил Галимов (3 урын) (Федоровка интернат-йорты) шахмат турниры призерлары булдылар. Интернат вәкилләре армспортта да актив булдылар. Беренчелекне Олег Фохин һәм Луиза Маргасов алды, Рафаэль Суфиянов һәм Рамилә Вәлиуллина икенче урында, Нугайбеков һәм Раилә Сафина пьедесталның өченче баскычында.
Пневматик винтовкадан ату буенча көч сынашуда Юрий Ефимовка-беренче, Анатолий Филипповка-икенче һәм Илья Благородныйга өченчесе урын бирелде.
Җиңүчеләр яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек исеменнән Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр,ә ату ярышлары нәтиҗәләре буенча ДОСААФ район оешмасы грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев