Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инвалидлар көненә әзерләнеп

Дүшәмбе көнне район Советының утырышлар залында районда инвалидлар ункөнлеген үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда район хезмәтләре-социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният бүлеге, мәгариф, яшьләр эше һәм спорт, спорт мәктәбе, спорт комплекс, социаль объектлар җитәкчеләре, районның гомум белем бирү учреждениеләре директорлары чакырылган иде. Киңәшмәне район Советының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей...

Дүшәмбе көнне район Советының утырышлар залында районда инвалидлар ункөнлеген үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.


Анда район хезмәтләре-социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният бүлеге, мәгариф, яшьләр эше һәм спорт, спорт мәктәбе, спорт комплекс, социаль объектлар җитәкчеләре, районның гомум белем бирү учреждениеләре директорлары чакырылган иде.
Киңәшмәне район Советының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты.
Бүгенге көндә районда 3.452 инвалид яши, шуларның 149ы балалар. Киңәшмәдә әлеге категория кешеләр бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсеннәр, яшәү өчен лаеклы шартларга ия булсыннар өчен районда нинди эшләр башкарылуы турындагы мәсьәлә каралды. Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә медицина хезмәте күрсәтүнең ничек җайга салынуы турында сөйләде..
УСЗН консультанты Гүзәлия Зартдинова инвалидларны путевкалар, тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турында сөйләде. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Минеголов инвалидлар ункөнлегендә үтәчәк чараларга тукталды."Юность" УСЗ директоры спортккомплексның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нәрсәләр тәкъдим итәчәге турында сөйләде. Мәдәният бүлеге начальнигы Ришат Сруртдинов район Мәдәният йортында инвалид балалар өчен бәйрәм оештыру турында әйтеп үтте.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Аксубай интернат-йорт директоры Роза Минеголова һәр инвалид баланың өенә барып хәл белү тәкъдиме белән чыкты. Киңәшмә барышында әлеге тәкъдим кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев