Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Интернет тизлеге арта

Быел Кәкре Күлгә кадәр Интернет тизлеге 500 тапкырга арта. Бу турыда безгә Аксубай РУЭС начальнигы урынбасары Сергей Маранцев хәбәр итте. -Бүген районның кайбер торак пунктлары, дөрестән дә, Интернетның акрын булуыннан җәфа чигә, - дип үз фикере белән уртаклашты ул район газетасы корреспонденты белән әңгәмәсендә. - Әмма без бер урында гына...

Быел Кәкре Күлгә кадәр Интернет тизлеге 500 тапкырга арта.


Бу турыда безгә Аксубай РУЭС начальнигы урынбасары Сергей Маранцев хәбәр итте.
-Бүген районның кайбер торак пунктлары, дөрестән дә, Интернетның акрын булуыннан җәфа чигә, - дип үз фикере белән уртаклашты ул район газетасы корреспонденты белән әңгәмәсендә. - Әмма без бер урында гына таптанып тормыйбыз, алга атлыйбыз, яңа технологияләр кертәбез һәм быел әлеге проблемаларны этаплап хәл итәргә тырышачакбыз.
Быел җепселле-оптик элемтә линиясе Яңа Думага, Кәкре Күлгә һәм Трудолюбовога кадәр сузылачак һәм Интернет тизлеге секундына 2 Мегабиттан 1 Гигабитка кадәр артачак.
Редакциягә Интернет тизлегенә бәйле мәсьәлә белән Түбән Баланда халкы да мөрәҗәгать итте, бу торак пункт Кәкре Күл авыл җирлегенә керә. Әлеге сорауны без белгечкә адресладык. Түбән Баланданы "тукландыручы" станциядә планлаштырылган эшләр төгәлләнгәннән соң, соңгысында исә Интернет тизлеге берничә тапкырга артачак, - дип хәлгә аңлатма бирде С.Маранцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев