Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Интернет аша да була

2015 елның беренче яртыеллыгына "Авыл таңнары" газетасына язылу дәвам итә. Газетага язылу өчен почта бүлекчәсенә яисә хат ташучыга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге эшне өйдән чыкмыйча да башкарып була. Мондый хезмәт дәүләт хезмәте порталы - https://uslugi.tatarstan.ru да "Даими басмаларга язылу" исеме астында барлыкка килде. Газетага язылу бик җиңел - "Россия почтасы"...

2015 елның беренче яртыеллыгына "Авыл таңнары" газетасына язылу дәвам итә.


Газетага язылу өчен почта бүлекчәсенә яисә хат ташучыга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге эшне өйдән чыкмыйча да башкарып була. Мондый хезмәт дәүләт хезмәте порталы - https://uslugi.tatarstan.ru да "Даими басмаларга язылу" исеме астында барлыкка килде. Газетага язылу бик җиңел - "Россия почтасы" ФГУП тәкъдим иткән каталогтан даими басманы табасың һәм язылу вакытын, санын һәм китереп бирү ысулын күрсәтеп, элемтәгә керү өчен, үзең турында мәгълүмат һәм адресыңны калдырасың (шулай ук башка кеше өчен дә язылып була). Кулланучы бер үк вакытта каталогтагы берничә басмага языла ала. Түләү дә шунда ук башкарыла. Заказ өч көн дәвамында почтада эшкәртелә. Бу эш уңышлы үтсә, кулланучының шәхси кабинетына язылу уңышлы үтте, дип хәбәр килә һәм гражданин күрсәтелгән адрес буенча үзе сайлаган даими басманы ала башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев