Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ильичка – чәчәкләр, шигырьләр һәм җырлар

Ленин туган көнен аксубайлылар үзәк паркта митинг һәм һәйкәл итәгенә венок куеп билгеләп үттеләр. Митингта район җитәкчелеге, ветераннар советы, КПРФ вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты. Район ветераннар Советы рәисе Евгений Копанев митингны ачып, бүген тигезлек һәм гаделлек өчен көрәшкә күтәрелгән дөнья пролетариаты илбашчысы һәм дөнья тарихында беренче СССР социаль дәүләтенә нигез...

Ленин туган көнен аксубайлылар үзәк паркта митинг һәм һәйкәл итәгенә венок куеп билгеләп үттеләр.


Митингта район җитәкчелеге, ветераннар советы, КПРФ вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.

Район ветераннар Советы рәисе Евгений Копанев митингны ачып, бүген тигезлек һәм гаделлек өчен көрәшкә күтәрелгән дөнья пролетариаты илбашчысы һәм дөнья тарихында беренче СССР социаль дәүләтенә нигез салган Владимир Ильич Ленинның тууына 144 ел тулу бәйрәм ителә,-дип белдерде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров чыгышында күбрәк мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итте, алар бүген Россиядә бушлай белем алулары белән кемгә бурычлы булуларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Галина Бобкова үз чыгышында әлеге теманы дәвам итеп, балаларга Ильич әйтеп калдырган "Укырга, укырга һәм укырга" дигән алтын сүзләрне искә төшерде.

КПРФ вәкиле Рәмис Сафиуллин митингта Ленин укуларының заманча шартлардагы билгеләнеше турында сөйләде. Ә ветеран-геолог, коммунист Роза Абдрәшитова үзенең тантаналы чыгышын тәмамлап, "Ленин һәрвакыт безнең белән" дигән җырны башкарды, митингка килгән аксубайлылар да аның бу идеясын күтәреп алдылар. Мәктәп укучылары һәйкәл янында Ильич турында шигырьләр укыдылар.

Район ветераннар советы һәм мәктәп укучылары Ленин һәйкәле итәгенә веноклар куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев