Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Икенче призер булдылар

Иске Ильдеряк урта мәктәбе командасы Нурлат шәһәрендә ДОСААФ автоклассларында укучы укучылар арасында үткән «Яшь машина йөртүче -2013» һөнәри осталык буенча Республика бәйгесендә район данын якладылар. Ярышларда утыздан артык команда катнашты. Бәйге биш номинацияне үз эченә алды: машина йөртү, теория, турникта тартылу, автомат сүтеп-җыю, ату һәм яткан килеш гәүдәне төз тоту....

Иске Ильдеряк урта мәктәбе командасы Нурлат шәһәрендә ДОСААФ автоклассларында укучы укучылар арасында үткән «Яшь машина йөртүче -2013» һөнәри осталык буенча Республика бәйгесендә район данын якладылар.


Ярышларда утыздан артык команда катнашты. Бәйге биш номинацияне үз эченә алды: машина йөртү, теория, турникта тартылу, автомат сүтеп-җыю, ату һәм яткан килеш гәүдәне төз тоту. Укытучы Юрий Николаев җитәкчелегендәге искеильдеряклылар командасы барлык сынауларны да уңышлы үтеп, нәтиҗәдә икенче гомумкоманда урынын яуладылар. Шәхси беренчелектә Денис Альметкин турникта тартылу буенча җиңүгә иреште һәм ату буенча икенче урынны алды. Лилия Ижутова өченче призер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев