Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ике йорт, ә шатлыгы күпме

Җиңү көне алдыннан тагын ике ветеран гаиләсе яңа йортка күчте. Ике йорт та федераль программа буенча кыска срокларда төзелде. Карасу авылына тантаналы чарага район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, башкарма комитетның төзелеш сыйфаты өчен җаваплы хезмәткәре Марат Габдрахманов, Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин һәм «Максад» ООО төзелеш...

Җиңү көне алдыннан тагын ике ветеран гаиләсе яңа йортка күчте.


Ике йорт та федераль программа буенча кыска срокларда төзелде.
Карасу авылына тантаналы чарага район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, башкарма комитетның төзелеш сыйфаты өчен җаваплы хезмәткәре Марат Габдрахманов, Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин һәм «Максад» ООО төзелеш оешмасы җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин килде.
Камил Камалович күпсанлы авыл халкы алдында ал тасманы тантаналы төстә кисеп, тыл хезмәтчәне Фатыйма Фәйзуллинага өй ачкычы тапшырды.
Фатыйма Нурулловна әлеге авылда туып үскән. Сугышка кадәр ул колхозда эшли. Дәһшәтле сугыш елларында исә колхоздагы бар эш тә хатын-кызлар җилкәсенә төшә. 1942 елда Фатыйма Фәйзуллинаны Мәскәү янына хезмәт фронтына җибәрәләр. Баракларда яшәп, фашист илбасарлары бомбага тоткан ГРЭС- ны яңадан торгызырга туры килә. Туган ягына ул бары тик Җиңү көненнән соң гына кайта. Хезмәттәге батырлыклары өчен аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелә.
Һәм менә федераль программа һәм район җитәкчелеге ярдәме белән «Максад» ООО төзүчеләре кыска вакыт эчендә ветеран өчен барлык уңайлыклары булган өй җиткезәләр. Өйдә барысы да: кайнар су да, канализация дә бар, бүлмәләр иркен, якты.
Өй быелның гыйнварында төзелә башлады. Аны төзүгә Михаил Мишанин, Николай Федоров, Сергей Жарков, Селистина Мостафина һ.б. үз өлешләрен керттеләр.
Икенче көнне шундый ук бөтен уңайлыклары булган йорт Яңа Ибрай авылында ачылды. Тантанага район башлыгы Камил Гилманов, УСЗН начальнигы Наил Вәлиуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, төзелеш подрядчысы Хәмит Зәйдуллин килде.
Йорт ишеген рәсми ачканчыга кадәр район башлыгы Камил Гилманов тантанага килгән авыл кешеләре алдында чыгыш ясады. Ветераннарның торак һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга район бөтен көчен юнәлтәчәк, дип билгеләп үтте ул. Федераль программа буенча төзелгән өйләрнең барысы да торак пунктларны бизәп торачак. Ал тасманы кискәннән соң, Камил Гилманов Зәйтүнә һәм Исмәгыйль Лотфуллиннар гаиләсенә өй ачкычы тапшырды. Сугыш ветераны Исмәгыйль Лотфуллин 1940 елда армиягә алына. Аңа Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк дошманга каршы көрәшергә туры килә. Берничә тапкыр яралана. Каты яраланганнан соң да комиссовать ителми, төзелештә катнаша, бомбага тоту вакытында чираттагы тапкыр контузия ала. Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп бүләкләр белән бүләкләнә. Алар арасында «Германияне җиңгән өчен» медале дә бар. Сугыштан соң туган колхозында эшли. Тормыш иптәше, тыл хезмәтчәне Зәйтүнә белән алар ун балага тормыш бүләк итәләр. Аларның 35 оныклары, 50 гә якын оныкчыклары бар.
Ветераннарга бөтен уңайлыклары булган өйне ИП Зәйдуллин Х.Н. төзелеш оешмасы кыска вакыт эчендә җиткезә. Әлеге эшкә төзүчеләр Фәрит Батдалов, Рамил Раузетдинов, Альберт Батдалов, Наил Абзалов һ.б. үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераннар йорты