Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ике янгынның да сәбәбе бер

Фатирларда һәм шәхси йортларда чыккан янгыннарның күпчелегенә кыска ялганыш сәбәп була. -Май аенда теркәлгән 3 янгынның икесе кыска ялганыш вакытында килеп чыккан,-дип аңлатма бирә Аксубай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Таһир Шәйхетдинов. 3 май иртәсендә Аксубай бистәсенең Золин урамында агач аранда янгын чыга. Беренче бүлекчә янгын урынына килгән...

Фатирларда һәм шәхси йортларда чыккан янгыннарның күпчелегенә кыска ялганыш сәбәп була.


-Май аенда теркәлгән 3 янгынның икесе кыска ялганыш вакытында килеп чыккан,-дип аңлатма бирә Аксубай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Таһир Шәйхетдинов.

3 май иртәсендә Аксубай бистәсенең Золин урамында агач аранда янгын чыга. Беренче бүлекчә янгын урынына килгән мизгелдә агач сарайның түбәсе яна торган була. Янгын нәтиҗәсендә сарай түбәсенә зыян килә. Янгынның сәбәбе- кыска ялганыш, 6 май көнне Кимда теркәлгән янгынга да шул сәбәп була. Монда торак йорт яна. Янгын сүндерүчеләр килгәндә агач йортның түбәсен янгын телләре камап алган була. Янгынны сүндерүдә 2 автоцистерна, шәхси составтагы 6 кеше катнаша. Янгын нәтиҗәсендә торак йортның түбәсе янып бетә, өй эчендәге мөлкәтнең бер өлешенә зыян килә.

Аксубай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге моңа охшаш күңелсезлекләргә дучар булмас өчен көнкүрештә янгынга каршы иминлек кагыйдәләрен катгый үтәргә киңәш итә. Кыска ялганыш яшерен электр тимер чыбыгына зыян килү сәбәпле килеп чыгарга мөмкин, мисалга, стенага кадак какканда яки тишек ясаганда һ.б. Тагын бер сәбәп- электр үткәргечләре начар торышта булганда, зур ток таләп иткән электр җиһазларыннан файдаланганда чыбыкларның артык кызуы нәтиҗәсендә изоляциянең бозылуы. Әлеге очракларда да кыска ялганыш нәтиҗәсендә янгын килеп чыгу ихтималы зур. Янгын очрагында иң мөһиме-куркып калмаска! Тыныч һәм белеп эш иткәндә, әлеге бәладан котылып калу күпкә җиңелрәк. Янгынга каршы көрәш вакытында беренче минутларда ук активлык күрсәтү мөһим. Сез үзегезне тыныч тотып, янгынны үзегез дә сүндерә алуыгызны аңлап эш итәргә тиеш. Әгәр инде үзлектән генә янгынга каршы тора алмавыгызга төшенәсез икән, янгын турында кичекмәстән "01" телефонына яки кәрәзле телефоннан "112 һәм 101" саннарын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев