Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ике меңлек “сәфәр“

Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре җылы көннәр башлану белән, район үзәген яшелләндерү белән шөгыльләнеп, чәчәк түтәлләренең һәм утыртылган агачларның киләчәк язмышы турында кайгыралар. Аларны узган елларда күзәтелгән ямьсез күренешләр борчылырга мәҗбүр итә. Үзәк урамнар буйлап утлап йөргән терлекләр - Аксубайның төп проблемасы. Кәҗәләргә кайда йөрсәләр дә барыбер - район үзәге хезмәткәрләре...

Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре җылы көннәр башлану белән, район үзәген яшелләндерү белән шөгыльләнеп, чәчәк түтәлләренең һәм утыртылган агачларның киләчәк язмышы турында кайгыралар.



Аларны узган елларда күзәтелгән ямьсез күренешләр борчылырга мәҗбүр итә. Үзәк урамнар буйлап утлап йөргән терлекләр - Аксубайның төп проблемасы. Кәҗәләргә кайда йөрсәләр дә барыбер - район үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән булдырылган чәчәк түтәлләрендәме, болындамы. Аларны әйләнә-тирәгә битараф булган ваемсыз хуҗалары, теләсә кая йөрсеннәр, дигән сыман, чыгаралар да җибәрәләр.


-Аксубай территориясендә терлекләрнең утлап йөрүе - мал хуҗаларының бистәне төзекләндерү кагыйдәләрен турыдан-туры бозуы санала, - дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитет җитәкчесе Леонид Жуков. -Алар малларны бистә советы, гражданнарның бернинди үтенеченә, кисәтүенә карамастан, чыгарып җибәрәләр. Әмма моның азагы аянычлы. Безнең административ җәза биреп, ваемсыз мал хуҗаларына йогынты ясау мөмкинлегебез бар. Шул көннәрдә район үзәгенең Шоссе урамыннан спорткомплекс ягына таба юл тоткан уннан артык сыер тотылды. Аларның хуҗаларына төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен һәр терлеккә икешәр мең сум штраф түләргә туры килде. Үзәк урамнар, парклар, мәйдан буйлап йөрүче кәҗәләр, сарыкларның сәфәре дә шулай тәмамланырга мөмкин. Үтенү, ялвару вакыты чыкты, күрәмсең.


- Без малларның хуҗалыкта асралуына каршы түгел, ә киресенчә, моны хуплыйбыз гына, - дип дәвам итте Леонид Леонидович. - Әмма йорт терлеге көтүгә куылырга яки бәйләп куелган булырга тиеш. Район үзәгендә өч көтү оештырылган, көтүлек өчен территория бүлеп бирелгән. Халык малларны көтүгә куар өчен кемгә мөрәҗәгат итәсен яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев