Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ихтирам һәм ярату белән

Пәйгамбәр Мөхәммәт галәйһиссәләм туган айга багышланган чаралар кысаларында Аксубай районы мөхтәсибәте мөселманнар белән төрле очрашулар, хәйрия акцияләре үткәрә. Район үзәге кафесының уеннар залында укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар җыелды. Аксубай мәчете мөгаллимәсе Гөлия Зөфәрова алар өчен кызыклы программа әзерләгән. Аңа ислам дине тарихына сәяхәт, Пәйгамбәрнең тормышына, дини мәдәнияткә кагылышлы уеннар,...

Пәйгамбәр Мөхәммәт галәйһиссәләм туган айга багышланган чаралар кысаларында Аксубай районы мөхтәсибәте мөселманнар белән төрле очрашулар, хәйрия акцияләре үткәрә.


Район үзәге кафесының уеннар залында укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар җыелды.

Аксубай мәчете мөгаллимәсе Гөлия Зөфәрова алар өчен кызыклы программа әзерләгән. Аңа ислам дине тарихына сәяхәт, Пәйгамбәрнең тормышына, дини мәдәнияткә кагылышлы уеннар, бәйгеләр, викториналар кертелгән иде. Составында уенда катнашучыларның әби-әниләреннән торган жюри балаларның җавапларына бәя бирде. Ә инде мавыктыргыч бәйгедән соң, балалар тәм-томнар белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев