Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Идел ярында гармун моңы

Күптән түгел Югары Ослан районында "Уйна, гармун" бәйрәме үткәрелде. Анда безнең район вәкиле Евгений Копанев та катнашты. Чираттагы музыкаль тапшыру Казан, Кама Тамагы, Тәтеш, Лаеш һәм республиканың башка районнарыннан гармун моңын яратучыларны үзенә җыйды. Евгений Петрович әлеге фестивальләрдә еш катнаша, ә монда аны халык көйләрен башкаручы буларак чакырганнар. Программа өчен...

Күптән түгел Югары Ослан районында "Уйна, гармун" бәйрәме үткәрелде. Анда безнең район вәкиле Евгений Копанев та катнашты.
Чираттагы музыкаль тапшыру Казан, Кама Тамагы, Тәтеш, Лаеш һәм республиканың башка районнарыннан гармун моңын яратучыларны үзенә җыйды. Евгений Петрович әлеге фестивальләрдә еш катнаша, ә монда аны халык көйләрен башкаручы буларак чакырганнар.
Программа өчен аның "Саратов көйләрен" сайлап алганнар. "Уйна, гармун" тапшыруын оештыручы Анастасия Заволокина һәм аның абыйсы Захарга тапшыру программасын Идел ярында көзге салкын җилдә алып барырга туры килә. Телевизор караучылар, әлбәттә, моны сизмәячәк. Алар гармунчыларның моңлы көйләрен һәм башкаручыларның җырларын тыңлап кинәнәчәкләр, чөнки артист хезмәтенә һава торышының көйсезлекләре комачау итә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев