Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һичшиксез катнашыгыз

Шимбә өмәсе турындагы игъланны көтеп тә тормыйча, Аксубай халкы зыярәткә агылды. -Бик күп эш тупланган,- дип сөйли шимбә өмәсендә катнашучы Зоя Крайнова. -Каберләр өстен узган елдан калган чүп үләннәреннән чистарттык, корыган агачларны кистек. Ә инде җәелеп үскән куакларны бер генә хачка, чардуганга да зыян китермичә аудардык. Владимир Золин, Александр Убейкин,...

Шимбә өмәсе турындагы игъланны көтеп тә тормыйча, Аксубай халкы зыярәткә агылды.


-Бик күп эш тупланган,- дип сөйли шимбә өмәсендә катнашучы Зоя Крайнова. -Каберләр өстен узган елдан калган чүп үләннәреннән чистарттык, корыган агачларны кистек. Ә инде җәелеп үскән куакларны бер генә хачка, чардуганга да зыян китермичә аудардык. Владимир Золин, Александр Убейкин, Сергей Ермешкин, Андрей Крайнов зур тырышлык күрсәттеләр, әлбәттә инде, өмәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Хәзер исә кискән агачларны зыярәттән чыгарырга кирәк.

-Православие зыярәтен төзекләндерергә кирәк. Бакыйлыкка күчкән кешеләрнең соңгы урыннары турында кайгырту-изге эш. Әлеге зыярәткә кешеләрне 1930 елдан бирле җирлиләр. Шуңа да куакларның җәелеп, таралып үсүе гаҗәп тә түгел,- дип зарлана Зоя Николаевна.

-Аксубайлылар, үтенеп сорыйм, кабер өстенә куаклар утыртырга тырышмагыз, чәчәк утыртудан да яхшысы юк дияр идем мин.
Исегезгә төшерәбез,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев