Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңүче юллама алды

Аксубайда традицион рәвештә елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре бәйгесе үтте. Анда авыл мәдәният хезмәткәрләре -Иске Кыязлыдан - Резидә Юнысова, Кәкре Күлдән - Наталья Ивандеева, Сөнчәледән - Сергей Крайнов, Емелькинодан - Әлфия Гаврилова, Иске Савруштан - Людмила Чуракова, Яңа Татар Адәмсуыннан - Гөлназ Мөхәммәтова, Иске Тимошкинодан - Анна Туйкина һәм Иске...

Аксубайда традицион рәвештә елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре бәйгесе үтте.

Анда авыл мәдәният хезмәткәрләре -Иске Кыязлыдан - Резидә Юнысова, Кәкре Күлдән - Наталья Ивандеева, Сөнчәледән - Сергей Крайнов, Емелькинодан - Әлфия Гаврилова, Иске Савруштан - Людмила Чуракова, Яңа Татар Адәмсуыннан - Гөлназ Мөхәммәтова, Иске Тимошкинодан - Анна Туйкина һәм Иске Кармәттән Газинур Гизәтуллин көч сынашты.
Аларның һәрберсе коллегалары алдында, тамашачыларга көн саен җиткерелә торган иҗат энергиясен тәкъдим итеп, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнә яшәү рәвеше булып торган һөнәр ияләре катнашуындагы бәйгеләр генә театральләшкән, ачык, мавыктыргыч була аладыр ул. Зал бу көнне аеруча да юмарт булды, үзләренең конкурсантларын куәтләп, тамашачылар катнашучыларны көчле алкышларга күмде.
Резидә Юнысованың моңлы тавышы, Наталья Ивандееваның рус мәдәнияте билгеләре турында бәян итүе, Сергей Крайновның мода өлкәсендәге белгеч Валентин Юдашкин образында чыгыш ясавы, Гөлназ Мөхәммәтованың сәхнәләштерелгән юмористик чыгышы, Людмила Чуракованың чабата биюе, Анна Туйкинаның Кырым татарларының дәртле биюен башкаруы, Газинур Гизәтуллинның гармунда татар көйләрен сузуы, Әлфия Гаврилованың мәдәният хезмәткәрләренә багышланган шигыре тамашачылар күңелендә бик озак сакланыр.
Бәйгедә тәкъдим ителгән номерда халык мәдәнияте йолалары билгеләре, танылган образлар турында сөйләүче театральләштерелгән тамашачадан өзекләрне сәхнәләштереп күрсәтү мәҗбүри иде. Тамашачы бәйгедә катнашучылардан бик күп файдалы мәгълүмат алды - монда рус миче турында да, милли киемнәр, чабата, гармун, бишек турында да сөйләделәр.
-Тасмалар белән чигелгән чуаш халык костюмындагы баш киеменең килеп чыгу риваяте безнең иҗат җимешебез булып тора, - дип сөйләде Анна Туйкина. - Риваятьтән күренгәнчә, ана белән кыз чишмәгә су алырга баргач, күк йөзендә салават күпере күрәләр. Кыз хисләргә бирелеп, төрле тасмалардан баш киеме тегә, икенче көнне әнисе аны киеп чишмәгә бара. Баш киеме кызның исеме белән Масмак дип аталып йөртелә башлый.
Мәдәният хезмәткәрләренең иҗади мөмкинлекләре зур, жюри бәйгедә катнашучыларга югары бәя бирде һәм җиңүчене билгеләде. Әлеге исемгә Анна Туйкина лаек булды һәм аны санаторийга юллама белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев