Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ОЕШКАН ТӨСТӘ ҮТТЕ

Аксубай районының сайлау участокларына иртәдән үк кешеләр агылды. Көзге матур көндә үткән сайлауларга күпләр гаиләләре, балалары яисә оныклары белән бергә килделәр. Аксубай лицеенда урнашкан 572 номерлы сайлау участогында район башлыгы Камил Гилманов үзенең тормыш иптәше белән иң беренчеләрдән булып тавыш бирде. -Балалар, район һәм үземнең республикам киләчәге өчен тавыш бирәм....

Аксубай районының сайлау участокларына иртәдән үк кешеләр агылды.


Көзге матур көндә үткән сайлауларга күпләр гаиләләре, балалары яисә оныклары белән бергә килделәр. Аксубай лицеенда урнашкан 572 номерлы сайлау участогында район башлыгы Камил Гилманов үзенең тормыш иптәше белән иң беренчеләрдән булып тавыш бирде.

-Балалар, район һәм үземнең республикам киләчәге өчен тавыш бирәм. Чыннан да, бу сайлаулар зур әһәмияткә ия. Без бүген катлаулы халыкара вакыйгалар барган чорда яшибез, шуңа да карашларда һәм эшләрдә безгә бердәм булырга кирәк, - диде ул безнең хәбәрчебезгә. - Районыбыз тотрыклы үсештә, күп кенә күрсәткечләр буенча икътисади алга китеш күзәтелә. Бүгенге көндә районда эшләп килүче барлык социаль программалар халыкка иртәгесе көнгә ышаныч тудыра. Туксанынчы еллардагы кризисны, 2010 нчы елгы корылыкны искә төшерегез. Без бердәм булып оешканга гына барлык авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Районда зур төзелешләр бара - социаль һәм спорт объектлары, ветераннар өчен өйләр төзелә, яңа эш урыннары барлыкка килә. Минем уйлавымча, район халкы дөрес тавыш бирәчәк - без карашларыбыз һәм эшләребездә бердәм.

Гилмановларның беренче курста укучы студент кызлары быел тәүге кат сайлауларда катнаштылар. Гаилә башлыгы сүзләренә караганда, Илүзә белән Гөлүзә алдан тавыш биреп кайтканнар, аларның тәүге тапкыр сайлауда катнашуларын табын артында бергәләп билгеләп үткәннәр.

Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева сүзләренә караганда, иртәнге 10.00 сәгатьтә 49 процент сайлаучылар үзләренең тавышларын биргән. Төш вакытында бу сан 74 проценттан артып киткән. Сайлау участокларында җәмәгать тәртибен Аксубай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, янгын иминлеге гарнизоны һәм ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре саклады.

Сайлау участокларында район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да булды.

-Татарстанда соңгы елларда күзәтелгән динамик үсеш, республиканың конкурентлы өстенлеге, социаль юнәлешле программалар, республиканың Россиядә алдынгы субъект булуы өчен тавыш бирдем, - дип сөйләде Адел Вафин. -Һәм, әлбәттә инде, республикада яшәүче һәркемнең җитешле, имин тормышта яшәве өчен.

-Ничек инде сайлауда катнашмыйсың. Без тормыш иптәшем белән икебез дә пенсионерлар, дүрт балабыз, сигез оныгыбыз бар - аларның киләчәге өчен тавыш бирдек, - дип әйтте бюллетеньне урнага салганда урман хуҗалыгы ветераны Александр Ильмухин.

Сайлау участокларында Камил Гилманов белән Адел Вафин сайлаучылар белән аралаштылар. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы пенсионер-велисопедчы - Николай Камбулов белән алар сайлау участогы янында истәлеккә фотога да төштеләр.

-Шундый әһәмиятле вакыйга булганда велосипедны калдырырга ярамый, - дип шаяртты Николай абый. -Үз тавышымны тотрыклы имин тормыш өчен бирдем.

Күпсанлы сайлаучылар сүзләренә караганда, Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар район һәм республика үсешенә яңа импульс бирәчәк, шуңа да барысын да уйлап аңлы рәвештә тавыш биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев