Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшыларга бүләк

Районда бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында төрле маркадагы алтмышка якын комбайн эшләде. Алар белән составында үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән тәҗрибәле механизаторлар булган ышанычлы экипажлар идарә итте. Игенчеләр үстерелгән уңышны вакытында җыеп алу өчен барлык көчләрен куйдылар. Соңгы этапта берничә көн дәвамында яуган яңгырлар комачаулауга...

Районда бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында төрле маркадагы алтмышка якын комбайн эшләде. Алар белән составында үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән тәҗрибәле механизаторлар булган ышанычлы экипажлар идарә итте. Игенчеләр үстерелгән уңышны вакытында җыеп алу өчен барлык көчләрен куйдылар. Соңгы этапта берничә көн дәвамында яуган яңгырлар комачаулауга карамастан, урып-җыю бригадалары һәр сәгатьтән файдаланып калырга теләделәр һәм, нәтиҗәдә, алга куелган бурычны үтәделәр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урып-җыю эшләре башыннан алып уракка кадәр башкарылган эшкә йомгак ясады.
Урак тәмамланыр алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәлил Хәлимов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә кыр хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтер һәм алдынгы комбайнчыларны билгеләр өчен район хуҗалыкларына чыкты.

Быелгы урак өстендә "Аксу Агро" агрофирмасында Нью-Холландта эшләүче комбайнчылары Фәнил Минвәлиев, Җәүдәт Сафиуллин, Рөстәм Зиннуров иң югары күрсәткечләргә ирештеләр, алар 2000 тоннадан артык ашлык суктырдылар. Хәлил Хәлимов тырыш хезмәтләре өчен комбайнчыларга һәм шоферларга рәхмәт белдереп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән урак алдынгыларына, шулай ук Петр Якимов, Алексей Кудрявцев һәм Алексей Пайдаркинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Агрофирманың генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов игенчеләргә ихлас рәхмәт сүзләре әйтеп мөрәҗәгать итте.

"Сөт иле Аксу" ҖЧҖ филиалы кырларында 25 комбайн эшли. Алар 12 мең гектардан артык мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алдылар. Узган елда да алдынгылыкны тоткан Николай Крайнов, Илнар Мингазов, Флорид Мингалимов быел да сынатмадылар. Аларга да шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Идарә башлыгы Хәлил Хәлимов һәм "Сөт иле Аксу" филиалы җитәкчесе Искәндәр Зәйдуллин механизаторларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

"Аксубай" АФ" ҖЧҖ вәкилләре урып-җыю нәтиҗәләре буенча алдынгылар сафында. Аларны бүләкләү дә шулай ук кырда булды. Игенчеләр монда Чистай районы чигендә сабан бодаен соңгы гектарлардан җыеп алу белән мәшгуль иделәр. Җитәкчелек һәм "Аксубай" АФ" генераль директоры урынбасары Әхнәф Сөниев бүләкләү өчен җыелганда бирегә кыр кухнясы килде. Шулай итеп, бүләкләү өчен эшне махсус туктатасы булмады. Ә менә тәмле төшке аштан соң Хәлил Хәлимов уракта катнашучыларга киеренке хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, Петр Абросимов һәм Сергей Падиряковка район УСХиП исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

-Сез урак башыннан алып бердәм булып хезмәт куйдыгыз, - дип мөрәҗәгать итте кыр хезмәтчәннәренә предприятие җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Сезнең хезмәт җиңелләрдән түгел. Сез - чын игенчеләр! Сезгә ихластан рәхмәт әйтәсем килә.
Әлеге кыска гына ял вакыты күңелләрдә зур тәэсирләр калдырды. Комбайнчылар истәлеккә фотога төшкәннән соң, кабат эшкә керештеләр. Көннәр матур торганда, һәр минут исәптә ләбаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев