Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы самбочылар Аксубай келәмендә

"Юность" Универсаль спорт залында юниорлар арасында "Таткоммуэнерго" кубогына самбо буенча үткәрелгән турнир узган атнаның иң якты спорт вакыйгасы булды. Мондый ярышлар районда икенче тапкыр үткәрелде. Бу юлы матур, истә калырлык һәм оешкан төстә үтте ул. Турнирга республика һәм күрше өлкәләрнең иң яхшы самбочылары җыелды. Татарстаннан Аксубай, Казан, Чистай, Түбән Кама,...

"Юность" Универсаль спорт залында юниорлар арасында "Таткоммуэнерго" кубогына самбо буенча үткәрелгән турнир узган атнаның иң якты спорт вакыйгасы булды.


Мондый ярышлар районда икенче тапкыр үткәрелде. Бу юлы матур, истә калырлык һәм оешкан төстә үтте ул. Турнирга республика һәм күрше өлкәләрнең иң яхшы самбочылары җыелды. Татарстаннан Аксубай, Казан, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Болгар, Яңа Чишмә, Байлар Сабасы, Кукмара командаларыннан тыш, көч сынашу өчен безнең районга Ульян өлкәсе - Димитровград, Самара өлкәсеннән - Шентала, Кошки, Сергеевск районнары самбочылары килгән иде. Турнирда барлыгы 225 спортчы катнашты, шуларның 40 ы -ДЮСШ тренеры Александр Скворцов укучылары.
Яшь спортчыларның ярышына килгәндә, аларны район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде. "Таткоммуэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Хөснетдинов, самбо федерациясенең башкарма директоры Альберт Вәлиуллин самбочыларга үзләренең хәер-фатихасын бирделәр. Балалар сәнгать мәктәбенең бию төркеме ярышларны үзенчәлекле композиция белән ачып җибәрде.
Көч сынашулар өч келәмдә барды һәм кичкә кадәр сузылды. Башта яшь спортчыларның дулкынлануы сизелде. Трибунада утырган тамашачылар ярышларны игътибар белән күзәттеләр. Самбочылар ярышларны көндәшләренең сәләтен тикшерү тактикасыннан башладылар һәм ярышлар алга таба кызганнан-кыза барды.
Финалдагы очрашулар аеруча киеренке булды. Көчле, коралсыз да үз-үзләрен яклау техникасын оста белгән самбочылар арасындагы көрәш спортның әлеге төрен яратучыларны аеруча җәлеп итә. Көндәшләр дә бер-берсеннән калышмадылар. Өлкән яшьтәгеләр категориясендәге көрәшчеләр арасында ярыш аеруча кызыклы булды.
Нәтиҗәдә, Аксубай спортчылары үзләренең авырлык һәм яшь категориясендә Дмитрий Крюков, Евгений Ласточкин, ышанычлы җиңделәр. Икенче урында Аркадий Детков, Денис Чернов, Руслан Садыйков, Валерий Сулбаев, Николай Крайнов, Святослав Чернов, Павел Калуков, Алексей Орлов, Александр Крайнов, Анатолий Иванов өченче призерлар булдылар. Кызлар арасында Диләрә Латыйпова һәм Рәзилә Хәмитовага тиңнәр булмады. Ильвира Салахова һәм Ольга Шугаева өченче урынны яуладылар. Команда зачетында урыннар әнә шулай бүленде: беренче урында - Аксубай ДЮСШ, икенчедә - Чистай командасы, Димитровград спортчылары өченче урында.
Призерларны бүләкләү тантанасы тамашачыларның көчле алкышларына күмелеп, дустанә мохитта үтте. Спорт ярышларын оештыручылар турнирда катнашучыларга бәйгене үткәрүдә иганә ярдәме күрсәткән һәркемгә рәхмәтләрен белдерәләр. Болар - предприятие һәм оешма җитәкчеләре Иван Шугаев, Фәрхат Аюпов, Петр Волков, Рәмис Сафиуллин, Сәлихҗан Сафин, Марат Габдрахманов, Мансур Рафиков, Евгений Казаков, Владимир Козлов, Фәнис Айзатуллин, Нияз Шакиров, Марс Гимадиев, Руслан Вәлиев, Николай Зюзин, Александр Семенов, Евгений Уфандеев, Леонид Охотников, Сергей Иванов, Вазыйх Нәсибуллин, Алексей Семенов, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Айнур Бакиров, Болгар шәһәре прокуроры Дамир Яфизов, Казандагы полиция начальнигы урынбасары Юрий Николаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев