Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы комбайнчыларга бүләкләр

Бүгенге эссе көннәрдә бөртекле культураларны урып-җыю эшләре гөрләп бара. Район кырларында җитмеш комбайн эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе соңгы ике атнаның (29 июль-12 август) нәтиҗәсен чыгарды һәм иң яхшы комбайнчыларны ачыклады. Бүгенге көндә район буенча иң югары күрсәткечләргә "Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре ия. Ваминлылар, актайлылар һәм Продкорпорация комбайнчылары аларга...

Бүгенге эссе көннәрдә бөртекле культураларны урып-җыю эшләре гөрләп бара.


Район кырларында җитмеш комбайн эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе соңгы ике атнаның (29 июль-12 август) нәтиҗәсен чыгарды һәм иң яхшы комбайнчыларны ачыклады.
Бүгенге көндә район буенча иң югары күрсәткечләргә "Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре ия. Ваминлылар, актайлылар һәм Продкорпорация комбайнчылары аларга тиңләшәләр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов кырларга чыкты һәм урак геройларын хезмәт җиңүе белән тәбрик итеп, алдынгы комбайнчыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Район җитәкчелеге һәм "Аксу Агро" агрофирмасы генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов Иске Кармәт янындагы кырга килгәндә, монда соңгы гектарларда арпа суктыра иделәр. Эш азагында кыр кухнясы килде.
Хәлил Хәлимов комбайнчыларга һәм уракта катнашучыларга рәхмәтен белдерде, Петр Якимовка ("Дон" комбайны белән ул көненә уртача 31,5 тонна бөртек суктырган) бүләк, Владимир Овчинниковка ( көн саен ул "Акрос" бункерыннан 26,3 тонна бөртек бушаткан) грамота тапшырды. Күңелле сәбәп буенча бераз ял итеп алганнан соң, комбайнчылар кыр корабларын башка участокка алып чыктылар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе һәм агрофирма җитәкчелеге хуҗалыкның икенче очына-"Үзи" бүлегенә юл тоттылар, монда исә авыл хуҗалыгы предприятиесенең калган комбайнчылары бодай суктыралар иде. Комбайнчылар рәсми тантананы көтмәгәнәр, шуңа күрә дә бераз аптырап калдылар. Хәлил Камилович механизаторларны һәм шоферларны районда барган урак мәгълүматлары белән таныштырды, тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Шул ук вакытта, ул уракта катнашучыларны тагын да активрак эшләргә чакырды, чөнки ваминлылар "үкчәгә" басып киләләр. Бүгенге көннең алдынгылары Җәүдәт Сафиуллин (күрсәткече-урак башыннан 1709 тонна, көн саен 89,2 тонна) һәм аның коллегасы Фәнил Минвәлиев (чагыштырмача 1690 һәм 86,3 тонна) район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк алдылар. Вәлиҗан Җәлалетдинов игенчеләргә уңышлар теләп мөрәҗәгать итте.
-Шул ук көнне "ВАМИН-Аксу" ООО агрофирмасы игенчеләре Николай Крайнов (урак башыннан 1212,4 тонна, көненә-26 тонна), Евгений Маслов (735 һәм 32 тонна), "Продкорпорация"дән Николай Липатов, "Алтэкс"тан Александр Моисеев, "Колос"тан Владимир Степанов грамота һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ярыш алга таба да дәвам итә. Иген басуларында хәл көн саен үзгәреп тора, шуңа күрә урып-җыю эшләре барышында алдынгылар исәбендә башка исемнәр аталыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев