Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы балалар бакчасын сайлап алалар

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын алуга балалар бакчалары арасында республика бәйгесе старт алды. Балаларга Татарстан Республикасының ике дәүләт теле булып саналган татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчаларына берәр миллион сум күләмендә грант биреләчәк. Исегезгә төшерәбез, узган ел Аксубайның ике мәктәпкәчә учреждениесе - "Ләйсән" һәм "Буратино"...

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын алуга балалар бакчалары арасында республика бәйгесе старт алды.



Балаларга Татарстан Республикасының ике дәүләт теле булып саналган татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчаларына берәр миллион сум күләмендә грант биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Аксубайның ике мәктәпкәчә учреждениесе - "Ләйсән" һәм "Буратино" балалар бакчалары бәйге җиңүчеләре булдылар. Ике ел элек тәрбияче булып эшләгән Алсу Заһидуллина (хәзер "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире) татар теленә өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче дип танылды.

Быел бәйгедә катнашучыларны бәйге комиссиясе килгән көнне жирәбә салу буенча сайлап алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев