Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң үрнәк гаилә Татар Сөнчәлесендә яши

Район Мәдәният йортында узган "Күркәм гаилә" барлык татар интеллигенциясен үзенә җыйды. Бу бәйге безнең районда беренче тапкыр үткәрелде. Аны мәгариф бүлеге һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырды. Бәйгедә дүрт гаилә - Иске Ибрай авылыннан Бикушевлар, Иске Кыязлы авылыннан Могыйновлар, Яңа Ибрай авылыннан Кәбировлар һәм Татар Сөнчәлесе авылыннан Шәрәфетдиновлар...

Район Мәдәният йортында узган "Күркәм гаилә" барлык татар интеллигенциясен үзенә җыйды.



Бу бәйге безнең районда беренче тапкыр үткәрелде. Аны мәгариф бүлеге һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырды.
Бәйгедә дүрт гаилә - Иске Ибрай авылыннан Бикушевлар, Иске Кыязлы авылыннан Могыйновлар, Яңа Ибрай авылыннан Кәбировлар һәм Татар Сөнчәлесе авылыннан Шәрәфетдиновлар катнашты.


Бәйгедә катнашучылар спортта, мәдәнияттә, иҗтимагый яки профессиональ өлкәдәге уңышларны тәкъдим иткән, хуҗабикәләрнең кулинария осталыкларын һәм йорт яны участокларында үстерелгән продукцияне үз эченә алган күргәзмә әзерләделәр. "Ак калфак" иҗтимагый оешма активистлары да күргәзмә оештырганнар. Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина - Аксубай авторлары әсәрләреннән торган китаплар күргәзмәсен, кул эшләре остасы Әлфия Мокроусова - күн чималын файдаланып кулдан башкарылган эшләрне тәкъдим итте. Туган якны өйрәнү музее вәкилләре фойеда ук чигү, эрләү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук «Минем шәҗәрәм" нәсел агачын күрсәтү дә оештырылган иде. Моны эшләүдә бөтен көчләрен куеп тырышканнар "Ак калфак" җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова кулыннан кыйммәтле бүләкләр алдылар. Мәдәният йорты сәхнәсендә гаиләләр иҗат өлкәсендә көч сынаштылар.
-Аксубай районында берничә милләт халкы, бик күп катнаш гаиләләр бердәм, дус һәм тату яши, - дип билгеләп үтте үзенең котлау чыгышында район Советы Аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин. - Бу бәйге яшьләрнең игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлдерү, аларны популяр һәм актуальләштерүгә чакырылган. Шулай ук республика халыкларының гаилә кыйммәтләрен һәм милли көнкүрешен, тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калуга.


Рөстәм Хөсәен улы катнашучыларга көч сынашуларда гаделлек, тырышлык, җыелучыларның барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.


Бәйгедә катнашучылар ярышына составына Бөтендөнья татарлары Конгрессы вәкиле, «Ак калфак» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, республика Иҗтимагый палатасы әгъзасы Миләүшә Гайфуллина, «Сөембикә» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары вәкилләре кергән жюри бәя бирде.
Алар, Аксубай районында гаилә һәм милләтләрнең гореф-гадәтләрен саклап калган искиткеч гаиләләр яши, дип билгеләп үттеләр.


Беренче "Күркәм гаилә" бәйгесендә Шәрәфетдиновлар гаиләсе җиңүче булды, аларга "Иң үрнәк гаилә" титулы тапшырылды.


Гаилә башлыгы Раил Галиәскәрович - Иске Мокшино мәктәбе директоры, хатыны Гүзәл Фәсхетдиновна татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Алар ике бала - Зилә һәм Самат белән бергә бертуганнарының балаларын да тәрбияләп үстергәннәр, аларның берсе - армиядә, икенчесе югары уку йортында белем ала. Аксубайга Шәрәфетдиновларга көч биреп тору өчен Раилнең апасы Әнисә, Гүзәлнең әнисе белән абыйсы килгәннәр, ә бертуганнарының балалары видеохәбәр җибәргәннәр.


Шәрәфетдиновлар әлеге бәйгенең республика дәрәҗәсендә үтәчәк этабында Аксубайны тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев