Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң мөһиме – иминлек

Узган атнада районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булып үтте. Утырышның көн тәртибенә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау үткәрү чорында сайлау участокларында иминлек мәсьәләләре кертелде, Аксубай районында үткәрелгән террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау эшләре турында сүз алып барылды. Утырышта Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар...

Узган атнада районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булып үтте.


Утырышның көн тәртибенә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау үткәрү чорында сайлау участокларында иминлек мәсьәләләре кертелде, Аксубай районында үткәрелгән террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау эшләре турында сүз алып барылды. Утырышта Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев һәм Аксубай янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Әхтәм Насретдинов үз чыгышларында районда экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар.

Районда старт алган "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында үткәрелгән чаралар турында ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе - экстремизмга һәм террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Эльмира Крайнова сөйләде. Комиссия рәисе - район башлыгы Камил Гилманов, халык күп җыелган урыннар һәрвакытта да куркынычсыз булырга тиеш, диде һәм барлык структура бүлекчәләре - полиция, МЧС, башкарма власть органнары алдына алга таба әлеге юнәлештә үтәлергә тиешле бурычларны куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев