Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү маен каршылап

Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итәсе кояшлы май иртәсендә район үзәгенең төп мәйданына кше күп җыелган иде. Монда иртән иртүк музыка яңгырап торды, бәйрәмчә киенгән, кулларына шарлар, чәчәкләр, веноклар тоткан халык агылды. Бу чынлап та елның иң якты, күркәм бәйрәме. Чөнки һәр гаилә, үзенең истәлекләре, сагыш-моңы белән әлеге бәйрәмгә бәйле, менә...

Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итәсе кояшлы май иртәсендә район үзәгенең төп мәйданына кше күп җыелган иде.


Монда иртән иртүк музыка яңгырап торды, бәйрәмчә киенгән, кулларына шарлар, чәчәкләр, веноклар тоткан халык агылды. Бу чынлап та елның иң якты, күркәм бәйрәме. Чөнки һәр гаилә, үзенең истәлекләре, сагыш-моңы белән әлеге бәйрәмгә бәйле, менә шуның өчен Җиңү Көне төрле буын кешеләре өчен көтеп алынган олы бәйрәм.
Төп трибуна янында-тантана гаеплеләре урын алган, ничек кенә аяныч булмасын, аларның сафы быел да сирәгәйгән. Районга Җиңү белән кайткан 5200 фронтовиктан бары тик 48- есе генә Җиңүнең 67 еллыгын исән-имин каршылады.
Икенче Бөтендөнья сугышы фронтларында башларын салган һәм җиңү белән кайтып, имин тормышта яу кырында алган яралардан вафат булганнарга рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән предприятие һәм оешма вәкилләре җиңү обелискы һәм мәңгелек ут итәгенә веноклар куйдылар. Өч тапкыр салют атылды.
Якташыбыз-Советлар Союзы герое Григорий Романов хөрмәтенә мәйданда традицион Аксубай-Кәкре Күл җиңелатлетчылар кроссы һәм ДОСААФ РОСТО оештырган - 2012 елда хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча республика обороно-спорт оешмасының күчмә вымпелына лаек булучыларның автомотузышы старт алды.
Фронтовиклар белән бергә Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән тыл хезмәтчәннәре дә бәйрәм итте.

Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре исеменә 9 май көнне трибунадан рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады, чәчәкләр тапшырылды. Бәйрәмдә Җиңүнең 67 еллыгын исән-сау каршылаган һәр солдатның исеме атап үтелде.
Район башлыгы Камил Гилманов аксубайлыларны Җиңүнең 67 еллыгы белән котлап, сугыш вакыйгалары бездән ераклашкан саен, безнең сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә карата мөнәсәбәтебез шулкадәр сакчыл булырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Безнең районга күркәм миссия белән килгән Мөхәммәт Гатиятуллин ТР Президенты, министрлар кабинеты исеменнән аксубайлыларны кешелеклелек тарихындагы иң истәлекле дата белән котлады.
-Җиңү сүзе - миллион кешенең гомерен, тылда һәм яу кырында күпме хезмәтне, патриотизмны үзенә сыйдырган. Без бүген батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан кешеләр алдында баш иябез,-диде ул аксубайлыларга мөрәҗәгать итеп.
Хәрби комиссар подполковник Анатолий Киселев, ветераннар советы рәисе Евгений Копанев исеменнән дә тантана гаеплеләре адресына ихлас рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады.
Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясовның фронтовик дусларына юллаган котлау сүзләре күңелләргә үтеп кергән иң кадерле сүзләр булгандыр, мөгаен. Ватан бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган, безгә Җиңү таңы бүләк иткән, басу-кырларда ару-талусыз тырыш хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан аналар, карт-корылар, сугыш балалары турындагы истәлек тә безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Бүгенге көндә ветераннарны лаеклы пенсия, уңайлы торак белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен сугыш дәһшәтен үткән буын исеменнән Россия, республика хөкүмәтенә, район башлыгы Камил Гилмановка рәхмәт белдерде ул.
Ветеран шулай ук яшь буын сугыш турындагы дөреслекне белсен өчен максатка юнәлешле эш алып барырга кирәклеге турында да ярсып сөйләде. Әмма район ветераннарының күңелләре тыныч булсын иде-чөнки яшь буын рус солдатының батырлыгы турында китаплардан укып һәм кино-фильмнардан карап кына белми, районда патриотик тәрбиягә бәйле актив эш алып барыла, аның кысаларында ветераннар белән очрашулар үткәрелә. 3 нче мәктәп укучысы Евгений Ермолаевның фронтовикларга адресланган сүзләре дә моны раслады.
Район Мәдәният йортының тынлы оркестры музыкасы астында үткән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган парад та дулкынландыргыч булды. Парад белән Аксубай муниципаль район башлыгының эшне мобилизацияләү буенча ярдәмчесе полковник Гәрәев җитәкчелек итте. Парадны Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре ачты. Җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» яшьләр формированиесе үзәге, район үзәге мәктәпләре, лицей, ПЛ-88 укучылары, 2 нче Аксубай урта мәктәбе каршындагы яшь инспекторлар хәрәкәте отряды да парадта бердәм сафка тезелеп үттеләр.
Парад һәм митинг, алып баручылар Наталья Егорова һәм Светлана Убейкиналарның тетрәндергеч сүзләре, театральләштерелгән шигъри композиция бер генә кешене дә битараф калдырмады.
Сәхнәдә Эмиль Шәйхетдинов, Татьяна Григорьева, Эвелина Сруртдинова, район Мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе вокаль төркемнәре башкаруындагы сугыш чоры җырлары да бәйрәмгә тантаналык өстәде. Бәхетле тормыш символы булган төрле төстәге шарлар зәңгәр күк йөзенә күтәрелде. Әлеге дәһшәтле сугыш башка беркайчан да кабатланмасын иде!
Тантаналы митингтан соң Камил Гилманов һәм Мөхәммәт Гатиятуллин сугыш ветераны Гомәр Гайфетдин улы Билаловның өендә булып, аны 85 яшьлеге белән котладылар, аның яшәү шартлары белән таныштылар-үткән ел ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында бүлеп бирелгән акчага юбилярга Аксубайдан йорт сатып алынган иде.
Кичен үзәк мәйдан барысын да кабат Җиңү көненә багышланган, мәдәният бүлеге оештырган концертка җыйды. Бирегә җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов котлады. Ә котлаулар тәмамланганнан соң төнге күк йөзенә салют залплары атылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү Көне