Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү көне – бәйрәм дә, хәтер көне дә

Аксубайда Җиңү көне тарихта беренче тапкыр киң күләмдә бәйрәм ителде. Яңгыр сибәләп торуга һәм салкын булуга карамастан, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга дан җырлау һәм һәлак булган сугышчыларны хөрмәтләп искә алу өчен меңләгән аксубайлы һәм кунаклар бәйрәм буласы төп мәйданга агылды. Ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя. Районда алар 29 кеше калган. Ә...

Аксубайда Җиңү көне тарихта беренче тапкыр киң күләмдә бәйрәм ителде.


Яңгыр сибәләп торуга һәм салкын булуга


карамастан, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга дан җырлау һәм һәлак булган сугышчыларны хөрмәтләп искә алу өчен меңләгән аксубайлы һәм кунаклар бәйрәм буласы төп мәйданга агылды.


Ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя. Районда алар 29 кеше калган. Ә төп мәйданга бары тик унысы гына килә алган. Бөтен игътибар аларга бирелде. Балалар, кунаклар алар янына килеп, Җиңү өчен рәхмәт әйттеләр, чәчәкләр бүләк иттеләр.


Яшь буын вәкилләре, чаң тавышын ишетәсезме?


Мактаулы каравыл яу кырында башларын салган һәм Җиңү белән кайтканнар истәлегенә куелган һәйкәл янына 8 май көнне үк басты. Форпост, Яшьләр парламенты әгъзалары, мәктәп укучылары чыдамлык һәм түземлек сыйфатларын күрсәтеп, яңгырда да, салкында да һәйкәл янында басып тордылар. Феодосий Тотемский чиркәвеннән Бөек Ватан сугышында ятып калганнарны хөрмәтләп искә алып яңгыраган чаң тавышы мәйданда булган бар кешене дулкынландырды.


Үлемсезләр полкы


Абруйлы бәйгеләр җиңүчесе "Сияние" триосы башкаруындагы "Тынлык" җыры астында Җиңү батырларының онык-тураннары үзләренең бабалары һәм әбиләренең фотографияләрен тотып, мәйдан буйлап үттеләр. "Үлемсезләр полкы" Бөтенроссия акциясендә, батырларның исемнәрен хөрмәт белән искә алып, район үзәгеннән - 150, район буенча мең ярым кеше катнашты.


Исегездән чыгармагыз!


Барлык оешма, предприятие, белем бирү учреждениеләре коллективлары һәйкәл итәгенә веноклар, чәчәкләр куйдылар. Бөек Ватан сугышы ветараннары, ветераннар советы әгъзалары артыннан район җитәкчеләре һәм чакырылган кунаклар атлады.


Аксубай бер минутлык тынлыкка чумды. 9 май - Җиңү көнен безнең белән бергә каршылый алмаган каһарманнарны юксынудан күзләрне кабат яшь пәрдәсе каплады... Сугышка кергән, яу кырында ятып калган, Җиңү белән кайтып та, дошманга каршы көрәштә алган яралардан озак яши алмаганнар турындагы хәтерне яңартып автомат тавышлары яңгырады.


Районның бердәнбер Советлар Союзы герое Григорий Романов истәлегенә Аксубайдан батырның туган авылы Кәкре Күлгә кадәр җиңелатлетчылар узышы старт алды.


Башкарма комитет бинасы алдында Кыр кухнясы урнашты. Монда барлык теләүчеләр дә солдат боткасыннан авыз итә алдылар.


Без яшь һәм бәхетле


Әдәби-музыкаль композиция нәкъ менә шул сүзләрдән башланды. Яшь егетләр һәм кызлар җәйгә шатланып, чыгарылыш кичәсенә әзерләнәләр... Кинәт шомлы хәбәр - сугыш башланган... Ирина Яремейчук ирләрнең сугышка китүе турындагы җыр сузды. Аның артыннан ук Наилә Крайнова җитәкчелегендәге район Мәдәният йорты баянчылары сугыш көйләрен уйнадылар.


Улым, болар десантчылар...


Район кунаклары - КНИТУ-КАИның Түбән Кама филиалы студентлары һәм генерал Маргелов исемендәге призывка кадәр әзерлек үзәге әгъзалары чыгышы искиткеч булды. Егетләр десантчыларга хас барлык осталыкларны күрсәттеләр.


Матросларның проблемалары юк


Венера Краснова җитәкчелегендәге "Денс-тайм" ансамбле дә бәйрәмгә нык әзерләнгән. Аларның акробатика элементлары белән башкарылган матрослар биюе прграмманың лаеклы дәвамы булды.


Котлаулар


-Хөрмәтле аксубайлылар һәм кунаклар, Татарстан Республикасы, Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Җиңүнең җитмеш еллыгы белән тәбрик итәм. Бу бөек бәйрәм безнең барыбыз өчен дә якын һәм аңлаешлы, - дигән сүзләрне укыды Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановтан юлланган хаттан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гаффаров. - Җиңү көне сугыш һәм хезмәт казанышларын, сүз белән генә әйтеп бетерерлек булмаган югалтулар ачысын һәм имин киләчәккә өмет-хыялларны үзенә туплаган.


-Бу бәйрәм төп кешелек кыйммәтләре - ирек һәм тугрылык, бердәмлек һәм оптимизм белән берләшә. 9 май һәр кеше йөрәгендә мәңгегә урын алган бәйрәм. Аксубай районыннан 10800 кеше сугышка киткән, алар 1418 көн һәм төн, батырлык, чыдамлык, уяулык күрсәтеп, Ватан өчен көрәшкәннәр. 5700 аксубайлы яу кырында ятып калган. Ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя бара. Без аларны кадер-хөрмәттә яшәтергә тиеш. Ватан өчен, аның бәйсезлеге өчен үлемсез көрәшкә күтәрелгән батырлар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, - дип төгәлләде үзенең чыгышын район башлыгы Камил Гилманов.


Ветераннарны һәм бәйрәмгә килүчеләрне югары трибунадан Аксубай районы комиссариаты җитәкчесе Рәшит Фәсхетдинов, сугыш ветераны Елисей Тимирясов һәм яшь буын вәкиле Булат Абдуллин котлады.


Парад


Менә ничә ел рәттән парадта Александр Безруков исемендәге тынлы оркестр һәм Балалар сәнгать мәктәбе барабанчылары катнаша. Галина Сруртдинова җитәкчелегендә мәктәп укытучылары һәм укучылар парадта катнашучыларга ритм өстәп, маршлар башкаралар.

Парадка район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе полковник Рәшит Гәрәев җитәкчелек итте.


Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә тантаналы маршта үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.


Махсус киемнәргә киенгән сугышчы-интернационалчылар һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучылар быелгы парадта беренче тапкыр катнаштылар. Төркемдә десантчылар да, чик сакчылары да, разведчиклар да, элемтәчеләр дә бар иде. "Монда очучылардан тыш, барысы да бар", - дип аңлатма бирде төркем командиры, Әфган һәм башка локаль сугышлар ветераннары советы рәисе Владимир Крайнов.


Шулай ук командир Алексей Никитин җитәкчелегендәге сугыш чоры формасына киенгән Германиядә хезмәт иткән Көнбатыш гаскәрләр солдатлары төркеме дә парадта беренче тапкыр катнашты.


Алар артыннан ук район мәктәпләре һәм директор Фәрхат Аюпов җитәкчелегендә универсаль технологияләр техникумы укучылары төз саф булып атлап уздылар.


Һәм кабат яңалык. Гомәр Хәйруллин һәм социаль яклау бүлеге хоры башкаруындагы "Җиңү көне" җыры астында элеккеге солдатлар Аксубай ДОСААФ бүлегенең хәрби "Урал" машиналарында мәйдан буйлап уздылар.


Тантана Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең хореографик композициясе белән тәмамланды. Мәйдан балалар, шарлар белән тулды. Ахырдан ике йөзгә якын бала 70 санын төзүләре кызыклы мизгел булды.


Һавага йөз салют атылды


Тантананың кичке өлеше "Җиңү вальсы"ннан башланды. Барысына да билгеле булган "Җиңү мае" җыры астында яшь парлар вальс әйләнде.
Сәхнәдән "Сияние" триосы, Ирина Яремейчук, Анастасия Кривохижа, Анна Крайнова, Нина Волкова һәм районның башка артистлары башкаруында Җиңү, сугыш турындагы җырлар яңгырады. Алып баручылар Татьяна Григорьева һәм яшь конферансье Дмитрий Жаренов кичәгә ямь өстәделәр.
Район башлыгы Камил Гилмановның котлау сүзләреннән соң Аксубай өстенә салют утлары атылды.


Фотоларны монда караргаhttp://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/79-70-.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев