Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң игелекле атна

Узган атна Татарстан буенча, шул исәптән Аксубай районында да, иң "игелекле"се булды. Эш шунда: 20 апрельдән Аксубайда "Язгы игелек атнасы" #Игелекле ТАТАРСТАН акциясе старт алды. Аксубай муниципаль район Советы каршындагы яшьләр парламенты Атнаның төп координаторлары булдылар. "Президент белән бергә" Татарстан иҗтимагый хәрәкәте активистлары (Яшьләр парламенты әгъзалары) һәр көнне хәйрия һәм...

Узган атна Татарстан буенча, шул исәптән Аксубай районында да, иң "игелекле"се булды.



Эш шунда: 20 апрельдән Аксубайда "Язгы игелек атнасы" #Игелекле ТАТАРСТАН акциясе старт алды. Аксубай муниципаль район Советы каршындагы яшьләр парламенты Атнаның төп координаторлары булдылар. "Президент белән бергә" Татарстан иҗтимагый хәрәкәте активистлары (Яшьләр парламенты әгъзалары) һәр көнне хәйрия һәм экология акцияләре үткәрделәр.


-Ә бит "Президент белән бергә" хәрәкәтенең төп максаты - ул татарстанлыларны берләштерү һәм Президент Рөстәм Миңнехановның республиканы үстерүгә юнәлтелгән программаларын һәм инициативаларын хуплауда конкрет эшләр башкару, - диде яшьләр парламенты рәисе Анна Борисова. - Игелекле эшләр эстафетасы - Иҗтимагый хезмәттәшлекнең бер алымы, республика һәм аның кешеләре язмышы өчен җан ату.


- "Игелекле эшләр эстафетасы", "Игелекле гамәлләр көне"ннән башланды, - дип билгеләп үтте ОДМиС җитәкчесе Станислав Зайцев. - Җәмгыятькә, кешеләргә, укучыларга #Игелекле ТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы турында җиткерү көн кадагына кертелде.


"Дуслык көне". Әлеге көн дуслыкны популярлаштыруга багышланды. Лицейда һәм икенче мәктәптә волонтерлар "Игелекле эшләрең белән уртаклаш" девизы астында "Игелек өләш" акциясе оештырдылар. Эстафетага укытучылар да кушылды, алар балалар белән дуслыкдәресләре, "Георгий тасмасы" акциясе үткәрделәр.


-Без Ватан иминлеге өчен көрәшкән сугышчыларны хөрмәтләп, аларның киемнәренә хәрби дан символы булган - георгий тасмасын беркеткәннән соң, В. И. Ленинның туган көне уңаеннан оештырылган митингка юл алдык, - дип сөйләделәр яшь парламент активистлары.


Георгий тасмаларын массакүләм өләшү алга таба автовокзал, район Мәдәният йорты, хастаханә һәм сәүдә үзәге территорияләрендә дәвам итте.
Активистлар "Хыял" приютында тәрбияләнүче балалар янында булып, аларга да тасмалар тараттылар, балалар георгий тасмасы тарихы турындагы фикерләре белән бүлештеләр.


Волонтерлар "Игелекле сүз көне"ндә "Хыял" приютында "Игелек хаты" акциясен үткәрделәр, 3 нче Аксубай мәктәбендә Әдәбият елына багышланган хат язу дәресе узды.


"Игелекле хезмәтләр күрсәтү көне". Акчасыз хезмәтләр белән алмашу механизмын гамәлгә кертү - әлеге көннең төп бурычы булды. Яшьләр парламенты активистлары хакимият хезмәткәрләренә георгий тасмаларын кисәргә булыштылар.


"Обелискка юл. Игелекле эшләр ярминкәсе". Активистлар район хакимияте белән берлектә "Игелекле йөрәк" һәм "Обелискка юл" акцияләре оештырдылар.
"Минем гаиләм. Игелекле рәсем". Көн бурычы - гаилә кыйммәтләрен, позитив кәеф һәм игелекле мөнәсәбәтләрне алга этәрү. Кайбер гаиләләрдә, чәй өстәле артында илдә барган вакыйгалар турында уртага салып сөйләшү гадәте бар. Яшьләр парламенты әгъзалары Анашкиннарда кунакта булдылар.


"Игелек йомгаклары". Районның үзәк мәктәпләрендә "Җиңү хаты" һәм шулай ук "Игелек маршы" акцияләре үтте. Соңгысында ОДМиС җитәкчесе Станислав Зайцев тантаналы төстә "Язгы игелек атналыгы" - изге эшләр эстафетасы #Игелекле ТАТАРСТАН ирекле акция активистларына мактау грамоталары тапшырды. Аларга Анна Борисова, Наталья Анашкина, Виктория Докторова, Иван Ковряков, Анастасия Миронкина, Эльвира Хамәтнурова һәм Лиана Шәйхетдинова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев