Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү өчен рәхмәт!

Аксубайда Җиңүнең 69 еллыгын күркәм гадәт буенча тантаналы митинг белән бәйрәм иттеләр. Мәйданда-биш меңнән артык кеше Тик кызганыч, әлеге истәлекле көннең төп геройлары-Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя. Аксубайда Җиңү Көненең чираттагы датасын нибары ун ветеран каршы алды. Менә алар-сугыш батырлары мәйдан үзәгендә. Алар янына аксубайлылар, балалар килеп чәчәкләр...

Аксубайда Җиңүнең 69 еллыгын күркәм гадәт буенча тантаналы митинг белән бәйрәм иттеләр.


Мәйданда-биш меңнән артык кеше
Тик кызганыч, әлеге истәлекле көннең төп геройлары-Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя. Аксубайда Җиңү Көненең чираттагы датасын нибары ун ветеран каршы алды. Менә алар-сугыш батырлары мәйдан үзәгендә. Алар янына аксубайлылар, балалар килеп чәчәкләр бүләк итеп, Җиңү өчен рәхмәт әйттеләр.

Район җитәкчелеге, ветераннар, район үзәгенең барлык оешма һәм предприятиеләре, шулай ук укучылар һәм укытучылар коллективлары Ватан өчен башларын салган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл итәгенә веноклар салдылар. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәйдан тынып калды. Җиңү хөрмәтенә залплар бирелде.

Җиңү көнендә Советлар Союзы Герое Григорий Романов истәлегенә Аксубай-Кәкре Күл юнәлеше буенча җиңел атлетика кроссы һәм автомотоузыш оештыру күркәм гадәткә керде. Ике йөзгә якын иң яхшы спортчы-төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулаган волейболчылар, җиңелатлетчылар, көрәшчеләр район үзәгенең төп мәйданыннан старт алдылар. ДОСААФ автомобильләре әләмнәр тагып хәрәкәт иттеләр. Сүз уңаеннан, Татарстан оешмалары арасында хәрби-патриотик эш нәтиҗәләре буенча Аксубай ДОСААФы иң яхшы дип табылды һәм Столяров исемендәге күчмә вымпел белән бүләкләнде.

Сәхнәләштерелгән тамаша
Сәхнәдә Ирина Яримейчук, Ангелина Гаврилова, Арина Филиппова һәм Анна Крайнова башкаруында патриотик җырлар агылды. Светлана Убейкина һәм район Мәдәният йортының "Антре" коллективы әзерләгән театральләштерелгән тамаша һәркемнең күңелен тетрәндерде. Тамаша Татьяна Григорьева башкаруындагы сугыш турындагы җыр белән тәмамланды.

Тәбрикләүләр
-Вакыт безне иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугыштан ерагайта бара. Фашизмны тар-мар иткән, бүгенге буын өчен азатлык һәм тынычлык алып килгән кешеләрнең батырлыгы мәңге онытылмый. Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, көчегезне, сәламәтлегегезне һәм гомерегезне кызганмыйча, яу кырларында сугышканыгыз, тылда хезмәт куйганыгыз өчен без Сезнең алдыгызда баш иябез,- дип сәламлады район башлыгы Камил Гилманов. -Безнең районнан сугышка ун меңнән артык кеше киткән, шуларның яртысы яңадан әйләнеп кайтмаган. Аларга мәңгелек дан. Солдатлар һәм офицерларның, җиңү белән кайткан ветераннарның исемнәре мемориаль такталарга уеп язылган. Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, бу бәйрәм безнең өчен мәңгегә изге булып калачак.

Ветераннарны ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, хәрби комиссариат начальнигы Рәшит Фәсхетдинов, сугышта катнашкан Елисей Тимирясов, ветераннар советы рәисе Евгений Копанев котлады.

Җиңү хөрмәтенә парад
Җиңүнең 69 еллыгына багышланган парадны запастагы полковник, район башлыгының мобилизацияләү эшләре буенча ярдәмчесе Рәшит Гәрәев ачты.


Команда яңгырады һәм МВДның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Форпост әгъзалары, район үзәге мәктәпләре укучылары һәм Аксубай техникумы студентлары сафка тезелеп бастылар. Камил Гилманов парадта катнашучыларны сәламлагач, алар тынлы оркестр һәм Балалар сәнгать мәктәбе барабанчылары яңгыраткан музыка астында тез саф булып мәйдан буйлап үттеләр.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң Балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Җиңү өчен рәхмәт" дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим иттеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев