Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү өчен рәхмәт

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ПФР идарәсе башлыгы урынбасары Николай Кистенев, бистә советы вәкиле Владимир Кононов Аксубайда яшәүче Наталья Степановна һәм Василий Николаевич Лодоркиннарга, Николай Андреевич Миронкинга, Алимҗан Исхаковка, Марина Васильевна һәм Михаил Степанович Ермишкиннарга, Антонина Тимофеевна Кистеневага медальләр...

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.

Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ПФР идарәсе башлыгы урынбасары Николай Кистенев, бистә советы вәкиле Владимир Кононов Аксубайда яшәүче Наталья Степановна һәм Василий Николаевич Лодоркиннарга, Николай Андреевич Миронкинга, Алимҗан Исхаковка, Марина Васильевна һәм Михаил Степанович Ермишкиннарга, Антонина Тимофеевна Кистеневага медальләр тапшырдылар.
Сергей Александров һәм Аксубай районы Пенсия фонды идарәсе башлыгы Владимир Тимофеев Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков озатуында Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Трофимов өендә булдылар. Район вәкилләре элеккеге фронтовик Николай Иванович һәм аның хатыны - тыл хезмәтчәне Александра Петровнага "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" медальләрен тапшырдылар.
Ветераннар дәһшәтле сугыш елларында фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларын бәяләп тапшырылган медаль өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев