Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү бездә

"Юность" УСЗ базасында ТР гомумбелем бирү учреждениесе командалары арасында мини-футбол буенча республика чемпионатының зона этабы үтте. Спорт чарасы 2011-2012 уку елында "Мәктәптә-мини-футбол" гомумроссия проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Проект инициаторлары - ТР фән һәм мәгариф министрлыгы белән ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы" булды. Ярышларда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Чирмешән...

"Юность" УСЗ базасында ТР гомумбелем бирү учреждениесе командалары арасында мини-футбол буенча республика чемпионатының зона этабы үтте.


Спорт чарасы 2011-2012 уку елында "Мәктәптә-мини-футбол" гомумроссия проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Проект инициаторлары - ТР фән һәм мәгариф министрлыгы белән ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы" булды.
Ярышларда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан килгән алты егетләр һәм биш кызлар җыелма командалары ярышты.
Командаларның парадыннан соң футболчыларны район башлыгы Камил Гилманов, МО һәм НРТ вәкиле Жанна Сорокина, мини-футбол буенча ТР Федерациясе Президенты Сергей Рожков һәм "Мәгариф бүлеге" МКУ начальнигы Әминә Вәлиуллина котлады.
Әйтергә кирәк, ярышта безнең район командасы егет-кызларының уены мактауга лаек. Аксубайлылар керткән һәр гол җанатарларның көчле тавышлары астына күмелде. Бәлки шуңа да безнең спортчылар бар көчләрен биреп уйнадылар. Ә нәтиҗә-шаккатырлык иде. Егетләр һәм кызлар командасы арасында беренче урыннарга аксубайлылар лаек булды. Районыбызга җиңү китергән ике команданың да уенчылары Аксубай лицееннан (тренер Валерий Павлов). Алар республика ярышлары финалында катнашачак.
Егетләр арасында икенче урынга Чирмешән районы Ульяновка авылы командасы лаек булды, ә кызлар арасында икенче урын - Чистай районы Йолдыз авылы җыелма командасында. Өченче урынны егетләр арасында Болгар командасы алса, Чирмешән районы Яңа Элмә авылы кызлар командасы да әлеге урынга лаек булуларын күрсәттеләр. Барлык җиңүче командалар ярыш кубогы, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев