Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәйрия концерты

Аксубай районы Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия концерты булып үтте. Концерт башланыр алдыннан балалар өчен тәм-томнар белән чәй табыны әзерләделәр, аларга мультфильмнар күрсәттеләр. Залда җыелган балаларга карата чыгыш ясаучыларның җылы сүзләре аеруча күп булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин балаларны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде, бүген республикада...

Аксубай районы Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия концерты булып үтте.


Концерт башланыр алдыннан балалар өчен тәм-томнар белән чәй табыны әзерләделәр, аларга мультфильмнар күрсәттеләр. Залда җыелган балаларга карата чыгыш ясаучыларның җылы сүзләре аеруча күп булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин балаларны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде, бүген республикада авыру балалары булган гаиләләрне яклау өчен күп нәрсә эшләнә, дип билгеләп үтте.
Дин әһелләре сәхнәгә икәү менделәр. Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров барысына да исәнлектә, тынычлыкта яшәүне теләде. Иоанн атакай ата-аналарның үзләренә зирәк булуларын, ә балаларны бәләкәй генә шаянлыклары өчен кичерүләрен сорады.
Чараның тантаналы өлешеннән соң сәхнәне әкият геройларына һәм балаларга тапшырдылар. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәрвакыттагыча биеделәр, фортепьянода уйнадылар, җырладылар. Клоун Ириска сәхнәдә дә, залда да балаларның күңелен ачты, кәефен күтәрде, төрле уеннар һәм бәйгеләр оештырды. Сәхнәгә Кыш бабай һәм Кар кызының капчык тулы тәм-томнар белән чыгуы балалар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Алар һәр баланы сәхнәгә чакырып, бүләкләр өләштеләр. Тик моның белән генә сюрпризлар тәмамланмады. Хәйрия концертына Татарстан Республикасының атказанган артисты Закир Шаһбан махсус килгән иде.
Ул татар телендә генә түгел, ә инде балалар өчен-Владимир Шаинский, ата-аналар өчен Андрей Макаревич репертуарындагы җырларны башкарды.
Ике сәгать дәвам иткән концерттан соң, барысы да яңадан фойега чәй табынына җыелдылар. Чараны оештыруда мәдәният бүлеге, мәдәния йорты, халыкны социаль яклау идарәсе, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, балалар бакчалары, мәктәпләр, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Ә инде физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны финанс яктан якларга теләүчеләр өчен фойеда пыяла куб тора иде, анда бер мең җиде йөз сумнан артыграк акча җыелды. Бу акчаны аеруча мохтаҗ булган балаларга бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев