Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Сезне изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Гает көне белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмдә исламның күп гасырлык гореф-гадәтләре, аның әхлакый идеаллары чагылыш таба. Безнең район территориясендә күпмилләтле халык яши. Без мөселман һәм православие бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтәбез. Ураза бәйрәме-күңел чисталыгы, шәфкатьлелек һәм изге гамәлләр кылу бәйрәме. Ә бу кыйммәтләр дин тотучы...

Сезне изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Гает көне белән тәбрик итәм!


Бу бәйрәмдә исламның күп гасырлык гореф-гадәтләре, аның әхлакый идеаллары чагылыш таба. Безнең район территориясендә күпмилләтле халык яши. Без мөселман һәм православие бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтәбез. Ураза бәйрәме-күңел чисталыгы, шәфкатьлелек һәм изге гамәлләр кылу бәйрәме. Ә бу кыйммәтләр дин тотучы кешеләрнең барысына да аңлашыла, имин тормыш нигезе булып тора.

Ураза бәйрәме һәркайсыгызның күңеленә тынычлык һәм үз-үзеңә ышаныч бирсен. Бәйрәм көннәрендә һәрбер йортка, һәр гаиләгә шатлык, мәрхәмәт, иминлек, тынычлык иңсен!-диелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев