Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хөрмәтле өлкән буын кешеләре!

Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне - изгелек һәм зирәклек бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу көн өлкән буын кешеләренә үзләренең яшьлекләрен искә төшерү генә түгел, ә әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга район үсешенә зур өлеш керткәннәре, озак еллар фидакарь хезмәт куйганнары өчен зур рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге дә. Сез олы...

Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне - изгелек һәм зирәклек бәйрәме белән тәбрик итәм.


Бу көн өлкән буын кешеләренә үзләренең яшьлекләрен искә төшерү генә түгел, ә әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга район үсешенә зур өлеш керткәннәре, озак еллар фидакарь хезмәт куйганнары өчен зур рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге дә. Сез олы тормыш юлы үттегез. Сез вакыт һәм буыннар чылбырын тәшкил итәсез. Сезнең бай тәҗрибәгез - яшьләр күрсәткән инициатива белән өлкән буын тапкырлыгы таләп ителгән хәзерге заман шартларында зур әһәмияткә ия. Сез әхлаки кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләрне саклаучы, балалар һәм оныкларыгыз өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булып торасыз. Сезнең районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз да хөрмәткә лаек. Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән, сугыштан соң илне торгызуда армый-талмый хезмәт куйган өлкән буынга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Сезгә бәхетле картлык, исәнлек, күңел көрлеге, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгырту һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев