Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрби һөнәр темасы

Яшь офицерлар - иң лаеклы, абруй казанган ир-егетләр. Бу һәрвакыт җәмгыятьнең алыштыргысыз фикере булды. Менә шуның өчен дә югары хәрби уку йортларына иң сәламәт, нык, таза, акыллы егетләр керә дә инде. Үзәк хәрби округ хәрби инспекторы отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов инициативасы буенча һәм район мәгариф бүлеге ярдәме белән өлкән сыйныф...

Яшь офицерлар - иң лаеклы, абруй казанган ир-егетләр.

Бу һәрвакыт җәмгыятьнең алыштыргысыз фикере булды. Менә шуның өчен дә югары хәрби уку йортларына иң сәламәт, нык, таза, акыллы егетләр керә дә инде. Үзәк хәрби округ хәрби инспекторы отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов инициативасы буенча һәм район мәгариф бүлеге ярдәме белән өлкән сыйныф укучыларының Казан югары хәрби команда училищесы вәкилләре белән очрашуы оештырылды. Ул кызыклы һәм җылы мохиттә узды.
Залда җыелучыларны район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов сәламләде һәм мөһим бер мизгелгә тукталып үтте.
Соңгы елларда РФ Оборона министрлыгының төрле юнәлештәге хәрби уку биналары саны күпкә артты. Россия буенча аларның саны 21 гә җитте. Шуларның берсе Татарстанда урнашкан.
- Кызганыч, соңгы елларда Аксубай мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар арасында югары хәрби уку йортларына укырга керүчеләр юк, - диде ул. - Ә бит бүгенге көндә хәрби хезмәткәр булу - иң абруйлы һөнәрләрнең берсе. Аксубайда да белем һәм физик әзерлек ягыннан хәрби училищеларга кереп укырлык лаеклы егетләр бар.
- Офицерлар - иң ихтирамга лаек кешеләр, - дип ассызыклады үз чыгышында Анатолий Петрович. - Әлеге һөнәр намуслылык, батырлык, Ватанга тугрылык кебек иң яхшы сыйфатларны үзенә туплаган.
Чыгыш ясаучылар хәбәр иткәнчә, соңгы елларда Россиядә офицерлар составын укытуга зур игътибар бирелә. Хәрби кадрлар әзерләү, булачак командирларны укыту, аларның көнкүреш шартларын яхшырту сыйфаты да арта. Казан югары хәрби команда училищесында булачак Ватанны саклаучыларны укытуның, практика дәресләренең, ялның, көнкүреш шартларының ничек оештырылуы турында уку йорты педагогы полковник Владимир Приходько һәм биредә белем алучы курсантлар сөйләде, ә егетләр алар сөйләгәнне йотлыгып тыңладылар, сораулар бирделәр. Югары сыйныф укучылары, атап әйткәндә, абитуриентларга нинди таләпләр куелуы, хәрби училищега укырга керү өчен үзеңне ничек хәзерләү белән кызыксындылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров егетләрне әлеге курку белмәс һөнәрдә үзләрен сынап карарга, уку йортына керү өчен үзеңне физик яктан хәзерләү белән актив шөгыльләнергә чакырды. Теманы дәвам итеп, егетләр кайнар нокталарда дәүләт мәнфәгатьләрен яклап, батырлык күрсәткән Россия солдатлары турында фильм карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев